КАМАЗ диңгез буена юлламалар өләшә...
КАМАЗ үз хезмәткәрләренең ялын оештыруда төрле ысуллар куллана. Быел җәен диңгез буена барырга теләүчеләргә профсоюз комитетыннан путевкалар бирелә.
Ләкин хезмәткәр аның яртысын яисә бер өлешен түләргә тиеш. Әгәр дә башка гаилә әгъзаларын үзе белән алырга теләсә алар өчен путевка бәясе тулысынча түләнә. КАМАЗ юллламаларны күбрәк Кырымга бирә, шулай ук Сочига да барып ял итү мөмкинлеге бар.Анда исә путевкалар кыйммәтерәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев