Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КАМАЗ электробуслары Мәскәүдә

Илдә икътисадый кризис булуга карамастан, "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә заманча техника җитештерүдән туктамыйлар.

Мәскәүдә узган "ЭлектроТранс" махсус күргәзмәсенең төп максаты җәмәгать транспорты өчен экологик чиста транспорт куллануга җитәкчеләрнең игътибарын җәлеп итү.

КАМАЗның Drive Electro компаниясе белән берлектә эшләнгән ике электробусның төп үзенчәлеге шунда - аларның аккумуляторы озак хезмәт итә һәм зарядканы тиз ала. "Яңа технологияләр нәтиҗәсендә кайбер кимчелекләр бетерелде һәм бу төр транспорт икътисадый яктан отышлы: 10 ел файдаланырга яраклыгын исәпкә алсаң, ул автобустан гына түгел, кайбер очракларда хәтта троллейбустан да арзан", - ди Drive Electro компаниясе генераль директоры Сергей Иванов. Муниципаль берәмлек һәм дәүләт электртранспорт предприятиеләре Россиядә электорбусларны куллану мөмкинлекләрен югары бәялиләр. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан шәһәрләре җитәкчеләр белән электробусларны тест режимында куллану турында сөйләшүләр алып баралар.

"КАМАЗ-2257Э" электробусы 22 кешегә исәпләнгән. Түбән идәнле Россия электробусы мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен дә уңайлы.

Күргәзмәгә зур класслы, 85 кеше сыйдырышлы "НЕФАЗ-52994Э" электорбусы да куелган иде. Электробус троллейбус челтәреннән тиз зарядка ала. Җыелган энергия аңа 100 километр араны узарга җитә. Икенче буын электробус икътисадый яктан нәтиҗәле - ул дизель автобусыннан 20%ка арзан һәм экологик яктан чиста диләр белгечләр.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев