Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Яңалыклар тасмасы

КАМАЗ ЭШЧЕЛӘРЕН ДӘВАЛАРГА КАРА ДИҢГЕЗ БУЕНА ҖИБӘРӘ

"КАМАЗ" зур йөк автомобилләре җитештерү заводы үз хезмәткәрләрен зур ташламалар белән Геленджиктагы "Приморье" пансионатына дәваланырга һәм ял итәргә җибәрә башлый. Акционерлар җәмгыяте шушы санаторий белән килешү төзеде. Камазлылар юлламаның 50% гына түләячәкләр.Калган яртысын автогигант үз өстенә ала. Әгәр дә хезмәткәр профсоюз әгъзасы да икән өстәмә 30% ын профсоюз түли. Шулай...

"КАМАЗ" зур йөк автомобилләре җитештерү заводы үз хезмәткәрләрен зур ташламалар белән Геленджиктагы "Приморье" пансионатына дәваланырга һәм ял итәргә җибәрә башлый. Акционерлар җәмгыяте шушы санаторий белән килешү төзеде. Камазлылар юлламаның 50% гына түләячәкләр.Калган яртысын автогигант үз өстенә ала. Әгәр дә хезмәткәр профсоюз әгъзасы да икән өстәмә 30% ын профсоюз түли. Шулай итеп дәвалану 30%ка гына төшә. Юлга билет бәясен хезмәткәрләр үзе түли. Бу дүрт йолдызлы пансионатта бер тәүлек яшәү 8700 тора. Камазлыларга ун көнлек савыктыру программасы тәкъдим ителә. Санаторий бик уңайлы җирдә һәм нарат урманы кочагына урнашкан. Биредә сәламәтлекне ныгыту өчен бөтен шартлар да бар. Хәзер КАМАЗда барырга теләүчеләрне теркәү бара. Беренче төркем 23 октябрьдә Геленджикка китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев