Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КАМАЗ – иң популяр автомобиль

«Автостат» аналитик агентлыгының 2017 нче елның август ае нәтиҗәләре күрсәткечләре буенча «КАМАЗ» ҖАҖ җитештергән йөк автомобиленең 4 моделе Россияның иң популяр йөк машиналары исемлегенә кертелгән. Август аенда бу машиналар иң күп сатып алынган йөк машиналарының берсе булып санала.

Агымдагы елның август аенда Россиядә җитештерелүче йөк машиналарының күләме 7,8 мең берәмлек тәшкил итә. Ул узган ел белән чагыштырганда шушы вакыт өчен 65,3% артыграк . Сигез ай эчендә Россия базарында яңа йөк машиналарының 46 мең данәсе сатуга чыгарылган. Шушы вакыттагы узган елгы күрсәткечләргә караганда - 47% ка күбрәк.

Россияда 2017нче елның август аенда 2 600 «КАМАЗ» автомобиле сатылган. Барлыгык нәтиҗәләр буенча, 2017 нче елда сигез ай эчендә россия базарында яңа йөк автомобильләрен сату арткан . Ул - 46 мең данәгә җиткән. Бу шул ук чор белән чагыштырганда, узган елдан - 49,5% ка югарырак. Бу хакта «КАМАЗ» ҖАҖ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге күрсәткечләр Яр Чаллы шәһәрендә җитештерелүче йөк машинасының россия базарында башка компаниләр арасыннан алдынгылар рәтендә булуына тагын бер дәлил. Икенче урын GAZ автомобиле - 691 һәм өченче урында алман илендә эшләнгән MAN автомобиле - 610 дәнәне тәшкил итә.

Әлеге бишлекне алман илендә җитештерелүче Mercedes-Benz автомобиле - 561 данә белән тәмамлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X