Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ-Мастер» Кубогына ярышлар Россия төбәкләреннән 79 картингчыны үзенә җыйды

Чаллыда картинг буенча «КАМАЗ-Мастер» командасы кубогына Бөтенроссия ярышлары узды. Узышларда Россия төбәкләреннән җыелган 79 картингчы катнашты. Катнашучылар арасында Казан, Ижевск, Тольятти, Пермь, Саранск, Йошкар-Ола, Чаллы, Урыссу, Мамадыш, Сарман, Лениногорск картингчылары бар иде. Арада 6 яшьлек балалардан алып, 37 яшьлек ир-ат узышчыларны да күрергә мөмкин иде. Ярышларның беренче көнендә «Микро», «Супер-Мини»...

Чаллыда картинг буенча «КАМАЗ-Мастер» командасы кубогына Бөтенроссия ярышлары узды.

Узышларда Россия төбәкләреннән җыелган 79 картингчы катнашты.

Катнашучылар арасында Казан, Ижевск, Тольятти, Пермь, Саранск, Йошкар-Ола, Чаллы, Урыссу, Мамадыш, Сарман, Лениногорск картингчылары бар иде. Арада 6 яшьлек балалардан алып, 37 яшьлек ир-ат узышчыларны да күрергә мөмкин иде.

Ярышларның беренче көнендә «Микро», «Супер-Мини» һәм «Ротакс-Макс», ә икенче көнне «Мини», «Ротакс-Макс Юниор» һәм «KZ-2» класслары буенча узышлар үткәрелде.

Командалар беренчелегендә Чаллының әле берничә ай элек оешкан «KAMAZ-master Junior Team» командасы җиңү яулады. Әлеге узышларда аның составында 6-18 яшьлек 12 узышчысы көч сынашты һәм шәхси беренчелектәге призларның яртысын нәкъ менә шулар яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев