Шəhри Чаллы

КАМАЗ-Мастер пилоты дәрес уздырачак

Чираттагы "Дакар" узышы башланырга бер атна кала "КАМАЗ-Мастер" командасының танылган пилоты Эдуард Николаев 14 декабрьдә Казан федераль университетында студентлар белән очрашачак. Бу хакта Red Bull Russia оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Дакар-2013" һәм "Ефәк юлы-2010" узышларында җиңүче, ярышларда бик күп призлы урыннар яулаган Россиянең атказанган спорт мастеры Казанга "КАМАЗ" машинасына утырып киләчәк. Иртәнге сәгать 10 нан "КАМАЗ" машинасы КФУ ның Икътисад, идарә һәм финанслар институты бинасы янында торачак. Студентлар белән очрашу институтта 16.00 сәгатьтә башланачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: