"КАМАЗ-мастер"узышчыларына тиңнәр юк
"Ефәк юлы-2016" халыкара узышларының 4 нче этабы төгәлләнде. Әлеге этапта "КАМАЗ-мастер"ның капотлы йөк машинасында узышучы Эдуард Николаев экипажы беренче булды, дип хәбәр итә intertat.ru сайты. Йөк машиналары арасында финишка икенче булып һәм лидердан 4 минут та 33 секундка калышып, "Рено" белән Голландия спортчысы Паскаль де Бар килде.
Өченче урында "КАМАЗ-мастер"ның Хоу Хуннин идарәсендәге Кытай-Россия экипажы. Алар лидердан 5 минут 59 секундка калышты. Чаллының калган узышчылары 4 нче, 5 һәм 8 нче булды. Узышларның 4 этабыннан соң гомуми беренчелектә йөк машиналары арасында Эдуард Николаев экипажы лидерлыкны үз кулына алды. Икенче-өченче урында - Андрей Каргинов (+5 минут 34 секунд) һәм Дмитрий Сотников (+8 минут 35 секунд) "КАМАЗ"лары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев