КАМАЗ турында төрекләр дә укый
Язучы Әлфия Ситдыйкованың китабы төрек теленә тәрҗемә ителде.
Соңгы елларда төрки дөнья да татар әдәбияты белән кызыксына, әдәби бәйләнешләр дә ныгыганнан-ныгый бара. Татарстан Язучылар берлегендә Тәрҗемә үзәге оешкач, бу юнәлештә дә эш күзгә күренеп алга китте.
Төркиядә утыз авторның хикәясе кергән «Татар хикәяләре антологиясе» басылып чыкты. Казанда яшәүче тәрҗемәче Фатиһ Котлу төрек теленә тәрҗемә иткән әлеге җыентык зур вакыйга буларак кабул ителде. Узган ел Төркиянең «Һәҗә» әдәби-нәфис журналында шулай ук Фатиһ Кутлу тәрҗемә иткән 20 татар шагыйренең шигырьләре басылды. Журналда Чаллы бүлеге шагыйрьләре Факил Сафин, Лилия Гыйбадуллина, Айрат Суфиянов, Сирень Якупованың шигырьләре дә урын алды. Журналны Татарстан Язучылар берлегендә тәкъдим итү тантанасы узды. Шигырьләрнең авторлар авызыннан һәм төрек телендә Фатиһ Кутлу тарафыннан ике телдә яңгыравы, ике әдәбиятның, ике халыкның ныклы дуслык билгесе итеп кабул ителде.
Төркиянең Бартын университетында татар теле һәм әдәбияты дәресләрен бирүче, филология фәннәре докторы Альп-Эрен Демиркая шулай ук Татарстанда билгеле шәхес. Ул классик язучыбыз Әмирхан Еники әсәрләрен тәрҗемә итеп, өч китап бастырып чыгарган, аның иҗаты турында диссертация яклаган галим. Марат Кәбировның «Убырлар уянган чак» әсәрен дә төрек теленә тәрҗемә итеп, төрек укучысына тәкъдим иткән иде.
2019 елда үзнәшер юлы белән бастырып чыгарган «Дөнья тәгәрмәче» китабымны контакт аша эзләп табып, минем белән дә элемтәгә чыкты ул һәм тәрҗемә итәргә алынды. 2022 елның декабрь аенда повесть төрек теленә тәрҗемә ителеп, китап булып басылып чыкты. Тәрҗемәче әсәргә «Дөнья тәкәрләгe» дигән исем куйган. 154 битлек китап Альп-Эрен Демиркаяның сүз башы белән башланып китә. Китапның алдагы 44 битен фәнни хезмәт алып тора. Калган битләрендә төрек укучысына тәкъдим ителгән әсәр урнаштырылган. Китап «Ыһлaмур академи» нәшриятында басылып чыгуга ук, Альп-Эрен Демиркая телефоннан шалтыратып, сөенечен уртаклашты.
Китапны дөньяга чыгаруга бик күп кешенең хезмәте керүе һәркемгә мәгълүм. Әлеге китапның редакторы, Төркиядә яшәүче милләттәшебез, галимә Чулпан Зарипова (Читин). Шагыйрь, тәрҗемәче, галимә Чулпан Зарифка, Бартын университеты галиме, доктор Алсу Камалиевага зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Милләттәшләребез бездән еракта яшәсәләр дә, татарлыкларына тугры калып, әдәбиятыбызга, милләтебезгә хезмәт итәләр.
2023 елның 7 февраль көнендә мин төрек телендә басылып чыккан китабым белән очраштым. Ул көнне Альп Эрен Демиркая Башкортстан башкаласы Уфага эшлекле сәфәр белән килде. Без дә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин белән Уфага юл тоттык. Язмыштан миңа бирелгән иң шатлыклы бүләкне татар әдәбиятына чын күңелдән гашыйк Альп-Эрен Демиркаяның үз кулыннан кабул итеп алдым. Тыйнак кына иҗатымны дөньяга таныту өчен тәрҗемә һәм фәнни тикшеренү эше башкарган галимгә фидакарь хезмәте өчен бик зур рәхмәт!
– Әлфия Ситдыйкованың повесте КамАЗ тарихы белән бәйле булуы белән кызыксындырды, чөнки мин «Дакар» ярышларын даими күзәтәм. Авторлардан рөхсәт алгач, тәрҗемә эшенә тотындым», – дип сөйләде тамашачыларга төрек галиме Альп Эрен Демиркая.
Татар әдипләренең иҗатын төрек теленә тәрҗемә итү эшен дәвам итеп, төрки дөньяга танытуны үзенә яшәү рәвеше итеп сайлаган Альп-Эрен Демиркаяның үзе белән күрешү, аның белән гәпләшү Аллаһының бер бүләге булды. Ул дөньяның бер ягында, мин икенче ягында яшәсәк тә, иҗат безне берләштерде.
Әлфия Ситдыйкова
/ Айзирә Имамова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев