Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КАМАЗ төзелеше ударниклары слеты

"Энергетик" мәдәният сарае каршында зур тантана. Бүген биредә КамАЗ төзелеше ударниклары слеты. Бу чарага килүчеләрнең исемнәрен атап, алар хөрмәтенә музыка яңгырый. Бина эчендә исемнәре шәһәребез тарихына алтын хәрефләр белән язылган шәхесләр. Алар арасында Социалистик Хезмәт Геройлары Нигъмәтулла Абдуллин, Радик Җәләев, Мөдәррис Исламгалиев, Вазыйх Мавликов, Александр Альчиков, Александр Зотов һ.б. Менә...

"Энергетик" мәдәният сарае каршында зур тантана. Бүген биредә КамАЗ төзелеше ударниклары слеты. Бу чарага килүчеләрнең исемнәрен атап, алар хөрмәтенә музыка яңгырый. Бина эчендә исемнәре шәһәребез тарихына алтын хәрефләр белән язылган шәхесләр. Алар арасында Социалистик Хезмәт Геройлары Нигъмәтулла Абдуллин, Радик Җәләев, Мөдәррис Исламгалиев, Вазыйх Мавликов, Александр Альчиков, Александр Зотов һ.б. Менә тантаналы марш яңгырый. Сәхнәгә Россия Федерациясе, Татарстан, Чаллы һәм тырыш хезмәт белән ил күләмендә яулап алынган байраклар чыгарыла.

"Бүген биредә сезнең белән очрашу аеруча дулкынландыра. Мин күбегезне исем-фамилиягез белән беләм. Чаллыда эшләгән елларда миңа терәк булдыгыз, киңәшегезне бирдегез. Республика Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов һәм шәхсән үз исемемнән сезнең барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет телим", - диде үзенең чыгышында республика Премьер-министры Илдар Халиков. Һәм ул бер төркем КамАЗ төзелеше ударникларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар арасында - Марина Майне, Юрий Петрушин, Габделхәй Сәмигуллин.

Тантана Кама буендагы батырлык чоры хатирәләренә багышланган фильм белән үрелеп барды. КамАЗны һәм шәһәрне СССРның төрле почмакларыннан килгән күпмилләтле халык вәкилләре төзеде. Бүген инде ак чәчле КамАЗ төзелеше ударниклары сәхнәгә үзләренең оныклары һәм оныкчыклары белән чыктылар. Һәм Чаллыда булган какшамас дуслык турында үзләренең җырларын бүләк иттеләр.

Чаллының мактаулы гражданы, КамАЗ төзелеше ударнигы Гөлзада Рзаева монда да үзенең осталыгын күрсәтте. Ул Чаллыны төзүчеләр турында кыскача гына сөйләп, аларны бөтен залга күрсәтте. КамАЗ төзелеше ударнигы, атаклы төзүче Мөнәвир Гыймазетдиновны туган көне белән котлап, чәчәк бәйләме тапшырды.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина: "Без һичкайчан Кама буендагы хезмәт батырлыгын онытмабыз. Бик зур рәхмәт сезгә тыныч хезмәттәге батырлыгыгыз өчен. Чаллыдагы яшь буын сезнең традицияләрне бүген дәвам итә. Димәк, сез чәчкән фидакарьлек, дуслык орлыклары уңдырышлы туфракка эләгеп, үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә", - диде. Ул Дәүләт Думасы җитәкчелеге исеменнән барлык ветераннарга саулык-сәламәтлек, бәхетле тормыш теләде.

КамАЗ җәмгыяте директоры Сергей Когогин, Камгэсэнергострой генераль директоры киңәшчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Александр Евдокимов та КамАЗ төзелеше ударниклары хөрмәтенә җылы сүзләр әйттеләр. Сергей Анатольевич шулай ук 50 КамАЗ төзелеше ударнигына бушлай ял итү өчен юллама бирәчәген дә җиткерде. Соңыннан әлеге чараны оештыручы шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев та Чаллының бүгенге үсешендә ветераннарның өлеше аеруча зур булуын әйтте. Аларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Бүген Чаллы моннан 30-40 ел элек булган күтәренкелек белән яши бирә. Яңа трамвай юлы салына, йортлар сафка баса, димәк, Кама буендагы батырлык дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев