Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“КАМАЗ”да – беренче туристлар

Шушы көннәрдә генә КАМАЗга туристлар - Ижевск лингвистика көллиятеннән укучылар һәм укытучылар килде. Кунаклар машина җыю һәм пресс-рам заводларында булдылар. Аларга оешма турында фильм күрсәттеләр. Шулай ук туристларга бер рәвештән икенче рәвешкә үзгәрә торган трансформер кабинасы хакында видеоязма да тәкъдир ителде. Автогигантның барлыкка килү тарихы турында да мәгълүмат бирелде. "Укучыларны...

Шушы көннәрдә генә КАМАЗга туристлар - Ижевск лингвистика көллиятеннән укучылар һәм укытучылар килде. Кунаклар машина җыю һәм пресс-рам заводларында булдылар. Аларга оешма турында фильм күрсәттеләр. Шулай ук туристларга бер рәвештән икенче рәвешкә үзгәрә торган трансформер кабинасы хакында видеоязма да тәкъдир ителде. Автогигантның барлыкка килү тарихы турында да мәгълүмат бирелде.

"Укучыларны КАМАЗның төп машина җыю конвейерына да алып керделәр. Моның буенча алар алга таба "Сәнәгый предприятиене өйрәнү" дигән темага практик эш әзерләячәкләр", - дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, 2016 ел башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән, республика буенча сәнәгый туризм оештыру турында карар кабул ителгән иде. Туристлар җыю хокукы бирелгән оешма-предприятиеләр исемлегендә беренче урында КАМАЗ тора. Теләгән кеше автомобиль заводына, пресс-рам, тимерчелек, двигательләр заводына кереп, танышып чыга ала. Моның буенча инде җөмһүрияттәге берничә туристлык вәкиллекләре белән килешүләр төзелгән. КАМАЗга Уфа, Архангельск һәм башка эре шәһәрләрдән килергә теләк белдергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев