Шəhри Чаллы

КАМАЗда эшченең гомере өзелде

Кичә КАМАЗда бер эшче вафат булган. Сәбәбе - бәхетсезлек очрагы, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова. 65 яшьлек ир-ат машина җыю цехында токарь булып эшләгән. Бүген көндез аның ике кулы станокка кысыла. Алган яралардан ул шунда ук җан бирә. Хәзерге вакытта...

Кичә КАМАЗда бер эшче вафат булган. Сәбәбе - бәхетсезлек очрагы, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова. 65 яшьлек ир-ат машина җыю цехында токарь булып эшләгән. Бүген көндез аның ике кулы станокка кысыла. Алган яралардан ул шунда ук җан бирә. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының Тикшерү комитеты булган хәлне өйрәнә. Шуның нәтиҗәсендә җинаять эше кузгатылу мәсьәләсе хәл ителәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: