Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КАМАЗда хезмәт хакы артыр

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең директорлар советы утырышында компаниянең 2020 елга кадәр стратегик үсеш программасы расланды. "Автогигант эшчәнлеге Россиядә һәм дөньяда бара торган социаль-икътисадый процессларга бәйле. Россия икътисады үсешенең акрынаюы, дөнья базарындагы билгесезлекнең артуы эшлекле активлыкка һәм эшмәкәрлек үсешенең инвестиция планнарына йогынты ясый. Бу исә автомобиль техникасына ихтыяҗга тәэсир итмичә калмый. Шуларны...

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең директорлар советы утырышында компаниянең 2020 елга кадәр стратегик үсеш программасы расланды. "Автогигант эшчәнлеге Россиядә һәм дөньяда бара торган социаль-икътисадый процессларга бәйле. Россия икътисады үсешенең акрынаюы, дөнья базарындагы билгесезлекнең артуы эшлекле активлыкка һәм эшмәкәрлек үсешенең инвестиция планнарына йогынты ясый. Бу исә автомобиль техникасына ихтыяҗга тәэсир итмичә калмый. Шуларны истә тотып, КАМАЗ стратегик үсеш программасына үзгәрешләр кертте. Модель рәтен яңарту башланды: базарга яңа буын тягач чыгарылды, модельләр даими яңартылачак. Автогигант тарихында беренче тапкыр реинжиниринг проекты тормышка ашырыла башлады. Ул югары технологияле, энергонәтиҗәле җитештерүгә ирешүне күздә тота", - диде генераль директор Сергей Когогин. Стратегик үсеш программасы предприятиенең барлык тармакларын камилләштерүгә юнәлдерелгән. Хезмәткәрләрнең эш хакын арттыру да планлаштырыла. КАМАЗ киләчәктә Россия, БДБ, Евразия, Африка һәм Көньяк Америка илләре белән хезмәттәшлек итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X