Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КАМАЗда табыш кимеде

14 июльдән "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең баш ковейерында эшләүчеләр ике атналык ялга китте. Ә җитәкчеләр агымдагы елның беренче яртысындагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. Автогигантта товар сату, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 7,5%ка кимегән. Экспертлар киләчәктә йөк машиналары базарында хәл тагын да кыенлашырга мөмкин, диләр. КАМАЗда агымдагы елның беренче яртысында чиста табышның...

14 июльдән "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең баш ковейерында эшләүчеләр ике атналык ялга китте. Ә җитәкчеләр агымдагы елның беренче яртысындагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады.

Автогигантта товар сату, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 7,5%ка кимегән. Экспертлар киләчәктә йөк машиналары базарында хәл тагын да кыенлашырга мөмкин, диләр.

КАМАЗда агымдагы елның беренче яртысында чиста табышның 219 мәртәбә кимүен утильләштерү җыемнарына федераль бюджеттан компенсациянең соң килүе белән аңлаталар. Шуңа да карамастан, предприятие беренче кварталдагы 2 млрд сумлык зыянны аз булса да каплый алган. Табышның кимүе автомобиль базарындагы авыр хәл белән дә бәйле. Россиядә мегопроектлар гамәлгә ашса, предприятиенең финанс торышы яхшы якка үзгәрергә дә мөмкин.

Бүгенгә КАМАЗда чиста табыш 11 млн сум. Узган елның шул чорында ул 2,4 млрд сум булган. Товар сатудан кергән керем дә 7 млн сумга кимеде. Былтыр 6 айда автогигантта 21 мең, ә быел 19,5 мең автомобиль сатылды. Ел дәвамында Россиядә кулланучыларга 38 мең машина җибәрү планлаштырыла.

"Беренче кварталда 2 млрд сум зыян бар иде. Шуңа да карамастан, без 6 айда 11 млн сум табыш алдык. КАМАЗ әкрен генә булса да бизнес-планны үти. Автогигант күрсәткечләренә илдәге икътисадый проблемалар йогынты ясый. Базарда йөк машиналары сату кими, ләкин Чаллы автогиганты башка предприятиеләргә караганда яхшырак күренә. Бездә кимү күрсәткече азрак", - ди КАМАЗның матбугат үзәге җитәкчесе Олег Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев