Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КАМАЗда яңа линия ачылды

Дәрәҗәле кунаклар "КАМАЗ" шассие базасында газ техникасын җитештерүнең технологик чылбыры, шулай ук газ баллоны җайланмаларын урнаштыру үзенчәлекләре белән таныштылар. "Әлеге линияне ачу табигый газны куллануны берничә мәртәбә арттыра. Бу республикада экологик иминлекне яхшыртырга ярдәм итә. Бүген без берничә модель карадык, аларны КАМАЗ җитештерә алачак. Барыгызны да бу мөһим вакыйга белән...

Дәрәҗәле кунаклар "КАМАЗ" шассие базасында газ техникасын җитештерүнең технологик чылбыры, шулай ук газ баллоны җайланмаларын урнаштыру үзенчәлекләре белән таныштылар.

"Әлеге линияне ачу табигый газны куллануны берничә мәртәбә арттыра. Бу республикада экологик иминлекне яхшыртырга ярдәм итә. Бүген без берничә модель карадык, аларны КАМАЗ җитештерә алачак. Барыгызны да бу мөһим вакыйга белән котлыйм", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Бүгенге вакыйга - Россиядә газ-мотор ягулыгын үстерү буенча әһәмиятле адым. Соңгы өч ел эчендә мондый техника сату күләме 4 мәртәбә артты. Монда Татарстан Республикасының, КАМАЗ һәм "Газпром"ның өлеше бик зур, - диде Алексей Миллер. Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, ул аңа партнерлык һәм яхшы оештырылган эш өчен рәхмәт белдерде.

Сергей Когогин сүзләренә караганда, компания бүген җәмәгать транспортының кимендә 50 процентын газга күчерерлек потенциалга ия. "КАМАЗ" ААҖ кысылган табигый газ куллана, ә ул исә машиналардан чыгучы газларда агулы матдәләр санын киметергә, "Евро-4", "Евро-5" стандартлары дәрәҗәсенә җиткерергә ярдәм итә.

Автомобиль заводында табигый газда эшләүче двигательле "КАМАЗ" автомобильләрен һәм автобус шассиларын җыюны оештыру" проектын гамәлгә ашыру өчен вакыт кирәк булды. Җитештерү мәйданчыгы КАМАЗ автомобиль заводының элеккеге газ-дизель корпусында урнашты, яңа җиһазлар тест режимында эшли башлады. Проект бюджеты - 500 млн сумга якын, җитештерү көче елына 8 мең берәмлек техникага кадәр дип исәпләнә.

Шассины җыю һәм газ двигателен кую эше КАМАЗның төп җыю конвейерында барачак. Аннан әлеге "комплект" газ автомобильләре корпусына эләгә һәм анда газ-баллон җиһазларын урнаштыралар. Биредә автотехника тикшерүнең тулы циклын уза (йөреп карау, сынаулар).

Искәртеп узабыз: газда эшләүче двигательле "КАМАЗ" автомобильләрен һәм автобусларны җитештерүгә дәүләт ярдәм итә. 2014 ел ахырында Россия хөкүмәте карары белән ТКХ ихтыяҗларына табигый газда эшләүче автобуслар һәм техниканы сатып алуга субсидияләр бирү кагыйдәләре расланды.

Кунаклар шулай ук табигый газда эшләүче автомобиль транспорты сегментын киңәйтү темасына багышланган киңәшмәдә дә катнашты. Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков билгеләгәнчә, 2013 елдан Татарстан "Газпром газомоторное топливо" компаниясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. 

КАМАЗ һәрвакыт газ-мотор ягулыгын гамәлгә кертү процессында актив катнашты. "РариТЭК" компаниясе белән бергә шундый двигательләр белән берничә йөз автомобиль җыелды. Бу экологик һәм икътисади яктан файдалы", - дип белдерде Премьер-министр.

"Газпром газомоторное топливо" компаниясе белән бергә Татарстан хөкүмәте мотор ягулыгы сыйфатында сыекландырылган табигый газны гамәлгә кертү буенча эшләр алып бара.

Киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, Татарстан газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча Россиядә алдынгылардан санала, ә КАМАЗ заводы, үз чиратында, газда эшләүче автомобильләр җитештерү буенча илдә беренче урынны алып тора, дип белдерде Алексей Миллер. Чара соңында Сергей Когогин һәм Алексей Миллер үзара хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар.

Илшат СОЛТАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев