25 апрель 2015 яңалыклары
-
"Давай поженимся" тапшыруын алып баручысының кызы кияүгә чыга
"Давай поженимся" тапшыруын алып баручысы, Россиядә билгеле яучы Роза Сабитованың 22 яшьлек кызы Ксения, ниһаять, кияүгә чыга.
-
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары мәгълүм булды
Лауреатлар исемлеге тагын бер шагыйрә, рәссам һәм иҗади төркеменә артты.
-
Бөек шагыйрьнең яңа китабы
Казандагы "Хозур" нәшрият йорты татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның "...Мин кулыма Китап алам" дип исемләнгән китабын бастырды.
-
Рәшит Ваһапов фестивале рекорд куйды
Яшь башкаручылар конкурсында катнашучылар саны 97гә җитеп, 2013 ел белән чагыштырганда 3 тапкырга артты (ул вакытта конкурста 33 кеше катнашкан иде). Бу көннәрдә Казанда конкурсның йомгаклау турлары бара. Яшь җырчылар "халыкчан башкару", "академик җырлау", "эстрада", "вокаль ансамбль" юнәлешләрендә талантларын күрсәтә.
-
Рахман Шәфигуллин иҗатына багышланган кичә
Шәһәребез язучылары музеенда "Ләйсән" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина язучы Рахман Шәфигуллин иҗатына багышланган кичә әзерләгән.
-
Газетабызның баш мөхәррире турыдан-туры эфирда
"Шәһри Чаллы" гомумшәһәр газетасы баш мөхәррире Илсур Флүс улы Тимеров 30 апрель көнне "Күңел" радиосында көндезге 14.15 сәгатьтә турыдан-туры эфирда тыңлаучыларның сорауларына җавап бирә.
-
КАМАЗда яңа линия ачылды
Дәрәҗәле кунаклар "КАМАЗ" шассие базасында газ техникасын җитештерүнең технологик чылбыры, шулай ук газ баллоны җайланмаларын урнаштыру үзенчәлекләре белән таныштылар. "Әлеге линияне ачу табигый газны куллануны берничә мәртәбә арттыра. Бу республикада экологик иминлекне яхшыртырга ярдәм итә. Бүген без берничә модель карадык, аларны КАМАЗ җитештерә алачак. Барыгызны да бу мөһим вакыйга белән...