Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КАМАЗда – заманча җиһаз

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә Россиядә тиңе булмаган яңа җиһаз җитештерергә җыеналар. Компьютер һәм гайка бору җайланмасын берләштереп ясалган әлеге җиһаз илнең эре предприятиеләрендә зур кызыксыну уяткан инде. Компаниянең матбугат үзәге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, гайканы электроника ярдәмендә бору автомобиль заводына уртача 200 миллион сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Ремонт-инструмент заводында җыю...

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә Россиядә тиңе булмаган яңа җиһаз җитештерергә җыеналар. Компьютер һәм гайка бору җайланмасын берләштереп ясалган әлеге җиһаз илнең эре предприятиеләрендә зур кызыксыну уяткан инде. Компаниянең матбугат үзәге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, гайканы электроника ярдәмендә бору автомобиль заводына уртача 200 миллион сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Ремонт-инструмент заводында җыю системасын 2013 елда ук эшли башлаганнар иде инде. Беренче аппарат - электрон идарәле күп функцияле гайка боргыч 2013 елда автомобиль заводында кулланылышка керде. Бүгенге көндә шундый биш агрегат бар, тагын бишесе эшләнеп бетү алдында. Баш белгеч Анатолий Михайлов әйтүенчә, 10 җыю системасын гамәлгә кертү уртача 20 миллион сумлык икътисадый файда бирә. "Җыю линияләрен модернизацияләү нәтиҗәсендә, автомобиль заводына 100дән артык заманча система кирәк булачак. Җитештерүне интеллектуаль системалар ярдәмендә алып бару безгә 200 миллион сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк", - ди ул.

Автогигант хезмәткәрләре эшләгән җыю системалары чит илдә эшләнгәннәргә караганда 2,5 мәртәбә арзан. КАМАЗдагы яңа җиһазлар "ГАЗ", "SOLLERS", "НЕФАЗ" предприятиеләрендә дә кызыксыну уяткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев