Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КАМАЗга – миллиардлар

Россия хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев КАМАЗ һәм ГАЗ заводларыннан газга көйләнгән техника алу өчен субсидия бирү турындагы карарга кул куйды. Хөкүмәт 3 ай эчендә төбәкләргә газ белән йөри торган автобус һәм торак-коммуналь хуҗалыкларга техника алу өчен 3,77 млрд сум субсидия бирә. Бу акчага 2500 машина сатып алынырга тиеш. Әлеге программаны...

Россия хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев КАМАЗ һәм ГАЗ заводларыннан газга көйләнгән техника алу өчен субсидия бирү турындагы карарга кул куйды.

Хөкүмәт 3 ай эчендә төбәкләргә газ белән йөри торган автобус һәм торак-коммуналь хуҗалыкларга техника алу өчен 3,77 млрд сум субсидия бирә. Бу акчага 2500 машина сатып алынырга тиеш. Әлеге программаны әзерләүчеләрнең берсе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина әйтүенчә, бу коммуналь хуҗалык өлкәсендә автомобиль паркын яңартырга мөмкинлек тудырачак.

"Шәһәр халкы бензин һәм дизель ягулыгында эшләүче техникадан чыккан зарарлы матдәләрдән иза чигә. Газга көйләнгән техника экологик хәлне яхшыртачак", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев