Шəhри Чаллы

КамАЗлылар кабат ялга китә

КамАЗ заводлары эшчеләре 10 августтан алып 23енә кадәр түләүле ялга китә. Бу вакытта предприятиеләрдә җиһазларны, линия-станокларны ремонтлаячаклар һәм яңартачаклар. Эш тәүлек буе барыр дип планлаштырыла. Август аенда автогигантта эш графигы гадәти булмаячак, КАМАЗ автомобильләренә заказчылардан сорау артканга 3 августтан алып 7 сенә кадәр биш көнлек эш атнасы игълан ителә. Айның...

КамАЗ заводлары эшчеләре 10 августтан алып 23енә кадәр түләүле ялга китә. Бу вакытта предприятиеләрдә җиһазларны, линия-станокларны ремонтлаячаклар һәм яңартачаклар. Эш тәүлек буе барыр дип планлаштырыла.

Август аенда автогигантта эш графигы гадәти булмаячак, КАМАЗ автомобильләренә заказчылардан сорау артканга 3 августтан алып 7 сенә кадәр биш көнлек эш атнасы игълан ителә. Айның соңгы атнасында да машина төзүчеләрнең хезмәтләре тыгыз булачак. Ләкин 28 нче август көнне кабат ял итәчәкләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: