Шəhри Чаллы

Камералар җәяүлеләрне дә штрафка тартачак

Хәзерге вакытта җәяүлеләр ясаган кагыйдә бозуларны теркәп бара торган техник чаралар эшләнә. Мондый тәҗрибә Краснодар краенда инде үткәрелгән. Анда җаваплылыкка тартырга мөмкин булган кешеләрнең йөзләрен таный торган мәгълүмат базасы оешкан. Бүгенге көндә җәяүлеләр өчен штрафның күләме - 500 сум. Әгәр дә ул исерек хәлендә булса, 1000 сум түләтәләр. Сүз уңаеннан:...

Хәзерге вакытта җәяүлеләр ясаган кагыйдә бозуларны теркәп бара торган техник чаралар эшләнә. Мондый тәҗрибә Краснодар краенда инде үткәрелгән. Анда җаваплылыкка тартырга мөмкин булган кешеләрнең йөзләрен таный торган мәгълүмат базасы оешкан. Бүгенге көндә җәяүлеләр өчен штрафның күләме - 500 сум. Әгәр дә ул исерек хәлендә булса, 1000 сум түләтәләр. Сүз уңаеннан: Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының психиатрия буенча штаттан тыш белгече Зураб Кекелидзе машина йөртү таныклыгын 21 яшьтән генә бирә башларга кирәк дип белдерә. Аныңча, 21 яшькә кадәргеләрдә кеше үләргә дә мөмкин дигән курку хисе юк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: