Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камил Сингатуллов: «Авыру балалар белән эшләүдән башта куркып калдым»

Укытучылар көне уңаеннан без шәһәребезнең ЗЯБ бистәсендә урнашкан 69нчы мәктәбендә булып кайттык. Биредә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар укый һәм тәрбияләнә.

Бүгенге көндә мәктәптә сәламәтлеге чикләнгән 255 бала белем ала. Шуларның 68е, йөри алмау сәбәпле, өй шартларында укыйлар. Бу балаларның һәрберсенә укытучы билгеләнгән һәм алар өйләргә йөреп белем бирәләр. Биредә шәһәр балалары гына түгел, Тукай районы авылларыннан да укучылар бар.

Мәктәп тулаем дәүләт карамагында булганлыктан, уку, ашау бушлай. Өйдә укучы балалар мәктәптә ашамаганны һәр ай ахырында коры паек итеп алалар: итләр, ярмалар, соклар һәм башкалар.

Сәламәтлекләре чикле булганлыктан, биредә укучылар аерым игътибарга мохтаҗ. Хәзер балалар әти-әниләре, укытучылар тәрбиясендә. Ә алар бит һәрчак янәшә булмаячаклар. Кайчандыр балаларга тормыш юлына аяк басарга, мөстәкыйль булырга туры киләчәк. Әлеге мәктәп аларны тормышта югалып калмаска өйрәтә, үз юлларын табарга ярдәм итә. Шуның өчен дә монда башка фәннәргә карый хезмәт дәресләренә аеруча зур игътибар бирелә. Биредә алты хезмәт укытучысы эшли: икесе кызларны аш-су әзерләү, тегү һәм гөлләр үстерү осталыкларына, ә дүртесе егетләрне дөрес итеп эш коралларын кулланырга өйрәтә. Без исә үз игътибарыбызны егетләрнең хезмәт дәресләренә юнәлтергә булдык.

Хезмәт дәресләре өч юнәлешне үз эченә алган: слесарьлык, штукатурлык һәм столярлык эшләре. Һәр эшнең үз укытучысы. Кабинетларда станоклар да, эш кораллары да җитәрлек. Слесарьлык эшенә Илшат Нуриҗанович Абраров өйрәтә.

«Биредә эшли башлауга ук укучылар белән уртак тел табуымның сере – мин аларны сәламәт һәм сәламәт түгелгә аермадым. Бар баланы да тигез күрәм. Башка фәннәрне алар авырлык белән өйрәнсә, минем дәрестә алай түгел, һәрберсе оста куллы. Металл белән яхшы гына эшләргә өйрәнеп киләләр. Көрәк, тырма, чүкеч, балта кебек эш кораллары ясыйбыз. Шулай ук шәһәркүләм бәйгеләрдә актив катнашабыз», – дип уртаклашты укытучы.

Столярлык эше дәресләрен Рафаэль Шәйхуллович Гатин алып бара.

Кабинетка кергәндә 8Б сыйныф укучылары домино ясарга өйрәнәләр иде: үзләре фанерадан турыпочмаклар кисеп, шомартып, домино саннарын яндырып ясыйлар. «Хезмәт дәресләрендә без укучыларны тормышка җайлашырга өйрәтәбез. Шәкертләрем белән төзек түгел агач җиһазларны төзекләндереп, кулланышка җибәрәбез. Мисал өчен искергән парта-урындыкларның каркасларын гына калдырабыз да шуларга фанерадан яңа өслекләр ясыйбыз, буйыйбыз. Үзебезнең мәктәп шкафларының да ватык-китек җирләрен төзәтеп куябыз. Гомумән, балаларга җимерекне ташларга түгел, киресенчә, яңа сулыш бирергә кирәклеге турында сөйлибез. Шулай итеп алар искене яңартырга һәм тормышта кулланырга өйрәнәләр. Әйтергә кирәк, шушы тәҗрибәләрен тормышларында уңышлы гына кулланучы укучыларыбыз да шактый. Мәктәпне бетергән шәкертләребез еш кына килеп, хәлләр белешеп, рәхмәтләрен җиткереп, үзләренең уңышлары белән дә уртаклашалар. Мәсәлән, бер укучым мәктәптән соң техникумда укып, диплом алуы, шәхси предприятиегә эшкә урнашуы хакында сөйләде. Мин аларның һәрберсе өчен шатмын», – дип сөйләде Рафаэль Шәйхуллович.

Столярлык һәм штукатурлык эшләре бүлмәсенә килеп кергәндә, укытучы Камил Миннәхмәтович Сингатуллов хезмәт әсбапларын хәстәрләп, дәрескә әзерләнеп йөри иде. Дәрес башланып, егетләр класска кергәнче, остаз үзенең эше турында, шәкертләренең эшләгән хезмәтләре хакында сөйләп үтте.

«Мәктәптән соң Казан социаль педагогия техникумының технология һәм сызым бүлеген тәмамлап, биш ел Казанда мәктәптә укыттым. Тормышлар үзгәреп, Чаллыга күчеп килдек. Ул вакытларда укытучыларның хезмәт хаклары бик түбән иде. Шуңа мәктәптән китеп, төзелеш предприятиесенә эшкә урнаштым. Анда эшләвем минем өчен файдага гына булды. Мәктәптә хезмәт укытучысы булып эшли башлагач, төзелештә туплаган тәҗрибәмә таяндым. Бераздан Алабуга дәүләт педагогия институтының да шул ук технология һәм сызым белгечлеген тәмамладым. 69нчы махсус мәктәптә мин 2нче ел гына эшлим. Яшермим, башта куркып калдым, чөнки моңа кадәр авыру балалар белән эшләгәнем булмады. Зур жаваплылык бит инде ул һәм шул ук вакытта саваплы эш тә. Аллаһка шөкер, бик тиз уртак тел таптык, алар мине, мин аларны үз иттем. Эшемне яратып башкарам. Балалар кораллар белән бик теләп эшлиләр, өйрәткәнне тиз оталар. Станок эшләрен дә жиңел үзләштереп, үзләрен чын осталарча тоталар. Әле ул гына да түгел, шәкертләрем ел да шәһәр, республика, бөтенроссия бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннар яулап торалар. Бер ел эчендә генә шактый диплом, грамоталар җыелды. Болар барысы да укучыларның тырышлыгы.

Шәкертләрем арасында ишетми, сөйләшми, яза, саный белми торган балалар да бар. Шуңа да карамастан, аларның куллары яхшы эшли. Дәрестә ясаган эшләнмәләре барыннан да яхшырак килеп чыга. Һәр ясаган эшләрен укучылар өйләренә алып кайталар. Көндәлектә куллана торган эшләнмәләр ясыйбыз: агач кашык, ипи саклый торган тартмадан алып урындыкка кадәр. Ата-аналар да канәгать. Үз баласы эшләгән әйберләрдән файдалану алар өчен аеруча да куанычлы.

Укучыларыма ел дәвамында: «Сез ир-егетләр! Әти-әни, туганнарыгызның ярдәмчеләре, терәге, барлык эшне эшли белергә тиешсез», – дип кабатлап киләм. Һәм алар тырышалар да. 9нчы сыйныфны бетергәч, хезмәт дәресеннән имтихан бирәләр. Уку таныклыгы алгач, күбесе техникумнарда укуларын дәвам итәләр».

Дәрес башланып, кабинетка балалар керүгә үк шуны сиздем: остаз белән шәкертләре арасында хөрмәт җепләре сузылган. Камил Миннәхмәтович укучылары, аларның киләчәге өчен чын күңелдән борчыла.

Дәрестә ипи саклый торган тартма ясарга өйрәнәләр. Теоретик өлеше беткәч, салмак кына практик өлешкә күчтеләр. Күренеп тора балаларга дәреснең бу өлеше күбрәк ошый. Һәрберсе эш өстәле артына басып, зур кызыксыну белән укытучының үрнәк өчен ясаган ипи тартмасын күзәтәләр. «Хезмәт дәресендә нинди генә корал, уенчык ясасак та, мин балаларга һәрвакыт үзем ясаган үрнәк эшләнмәне күрсәтеп аңлатам. Алай кулайрак, чөнки эш барышын үз күзләрең белән күреп башкару күпкә җайлырак һәм үтемлерәк», – дип үз тәҗрибәсе белән уртаклашты Камил Миннәхмәтович.

Бер уңайдан махсус мәктәпнең тәрбия бүлеге мөдире, хезмәт укытучысы Рузил Равилевич Кыямов белән дә сөйләштек. Ул мәктәпнең бүгенге хәл-торышы турында сөйләде: «Мәктәпне тәмамлагач, укучылар таныклык алып чыгалар. Әлеге документ белән аларның Яр Чаллы политехника көллиятендә укып, диплом алу мөмкинлеге бар. Ә аннан соң инде йә заводка, йә шәхси предприятиеләргә эшкә урнашалар. Шулай ук Түбән Кама шәһәренең күппрофильле көллиятендә повар-кондитер бүлегендә дә укый алалар.

Тагын шуны өстәп әйтәсе килә. Хезмәт дәресләренә материаллар табу кыен. Тимер, агач, такта, фанераларны үз көчебез белән табып торабыз. Алар инде төзелеш эшләреннән калган кирәксез кисәкләр генә. Шуларны алып кайткач, балалар белән чистартып, эшкә яраклы итеп, дәресләрдә хуҗалык кирәк-яраклары ясыйлар: көрәк саплары, швабра, тырмалар һәм башкалар. Ниндидер төзелеш предприятиеләрендә эшләсәк, андагы эшчеләр безгә калдык материалларын тәкъдим итәләр, шуларны барып алабыз. Былтыр мәктәбебезнең булышчылары ярдәм иткән иде: ножовкалар, шуруповертлар, тузан суырткыч бүләк иттеләр. Без аларга бик рәхмәтле. Хәзер балалар аларны дәресләрдә рәхәтләнеп кулланалар».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

16

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев