Каникул – ял вакыты түгел
Ура-ура! Алда көтеп алынган язгы кани-куллар!
Берничә көннән мәктәп кыңгыраулары беразга тынып калачак. Күп кенә ата-аналар җиңел су-лап куячак. Март ахырында, гадәттәгечә, мәктәп балалары, озын-озак чиректән соң, көтеп алган каникулга чыгып китә-ләр. Бу вакыт шулай ук язгы ташу, боз ки-тү белән дә бәйле. Шуңа күрә нәкъ менә шушы бер атнада ата-аналар, укытучы-лар һәм шулай ук полиция хезмәткәрлә-ре өчен, аеруча, уяу булырга кирәк.
Чаллыда ике ай эчендә 16 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнашында дистәгә якын юл-транспорт һәлакәте тер-кәлгән, нәтиҗәдә юл хәрәкәтендә тугыз бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Җиде очракта балалар юл-транс-порты һәлакәтендә җәяүле булган, өстәве-нә, аларның алты очрагы хәрәкәте көй-ләнмәгән җәяүлеләр кичүендә. Узган ел белән чагыштырганда шушы чорда балигъ булмаганнар катнашында юл һәлакәтләре саны 18% ка кимегән.
Юллардагы фаҗигәләрне булдырмау максатыннан, 20 һәм 26 мартта Чаллыда халыкара, төбәкара, муниципальара авто-бусларны, шул исәптән заказлар буенча пассажирлар йөртүче транспорт чарала-рын да тикшерәчәкләр. Шоферның доку-ментларына, шул исәптән транспорт чара-ларының техник торышына да игътибар ителәчәк.
Күптән түгел Дәүләт автоинспекциясе уз-ган ел балалар һәм яшүсмерләр белән булган аварияләрне анализлады. Күпче-лек очракта балигъ булмаганнар катна-шында юл-транспорт һәлакәтләренең 80,3 проценты машина йөртүчеләр тарафын-нан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу арка-сында килеп чыккан. Аварияләрдә һәлак булучыларның күбесе (60,5 проценты) – пассажир балалар. Шул ук вакытта һәлак булган пассажир балалар саны – 189. Бу күрсәткеч һәлак булган җәяүле балалар саныннан артып киткән.
Узган ел дәвамында гамәлгә ашырылган чаралар комплексы җәяүле балалар кат-нашында авариянең төп күрсәткечләрен киметүгә ирешергә мөмкинлек бирде. 2018 елның шул ук чоры белән чагыштыр-ганда, мондый юл-транспорт һәлакәтләре 2,7 процентка кимегән, аларда һәлак бу-лучылар һәм имгәнүчеләр саны да 4,5 һәм 2,6 процентка түбән төшкән.
Югарыда телгә алганча, тиздән балалар-ның язгы каникуллары башлана. Ял һәм бәйрәм көннәрендә ата-аналар контроле турында да онытмаска кирәк. Бу чорда ба-лалар еш кына үзләренә тәкъдим ителгән булып кала, ә бу юл фаҗигасенең сәбәбе булырга мөмкин. Дәүләт автоинспекциясе бу көннәрдә көчәйтелгән режимда эшләя-чәк, әмма балалар куркынычсызлыгы өчен җаваплылык аларның әти-әниләре җилкәсендә.
Ләкин шуны да истән чыгармасак иде: яз ул матур гына түгел, шактый мәкерле дә. Яхшы киенеп йөрмәсәң, салкын тидерүең-не көт тә тор. Язын кечкенә генә инешләр дә киң дәрьяларга әйләнеп, ястык кадәр бозларны Кама буйлап алып китә. Шуңа яр буйлары уйнар өчен куркыныч урын. Машиналар мыжлап торган шәһәр урам-нарында да аеруча сак булырга кирәк. Лә-кин урамда куркыныч дип, көне-төне компьютер, телевизор каршында гына утыру да эш түгел. Каникул ул арган баш-ларны, тәннәрне ял иттерү, көч җыю өчен бирелә. Хәрәкәттә – бәрәкәт. Чөнки алда БДИ һәм ДИАлары белән хәлиткеч дүртен-че чирек көтә. Барлык өлкәннәрдән һәм балаларның үзләреннән дә җаваплылык сорый торган җитди чор тау артында түгел инде.
Наил Гәйнуллин, 18 нче мәктәп директо-ры: “Каникул булуга карамастан, мәктәп-тә эш тынып тормый. 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары алдан төзелгән план буенча дәүләт имтиханнарына әзерләнә. Барлык фәннәрдән консультацияләр үт-кәрелә. Калган сыйныф укучылары да ялларын файдалы эшкә багышлады. Бө-ек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннарына кон-церт номерлары әзерләү белән мәш-гуль”.
Диләрә Загуменова, 54 нче мәктәп укы-ту-тәрбия эшләре буенча директор урын-басары: “Мәктәптә гадәттәгечә эшләр ба-ра. Хәзерге вакытта без язгы каникул чо-рына план төзибез. Аның нигезендә без балаларны төрле чараларга алып бара-быз, театрлар, яшьләр үзәгендә булачак мастер-классларга барабыз. Шулай ук мәктәптә дә мастер-класс уздырачакбыз. Спорт юнәлешендә дә эшлибез. Күңелле стартлар каралган, монда әти-әниләр дә катнашачак. Спортзаллар көн дәвамын-да эшлиячәк”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев