Каникулларда эшкә урнашучы мәктәп укучыларына күпме түләячәкләр?
Яңалыклар тасмасы

Каникулларда эшкә урнашучы мәктәп укучыларына күпме түләячәкләр?

Мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова җавап бирде матбугат конференциясендә.

Быел Чаллыда 3 меңләп мәктәп укучысын эшкә урнаштыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта әзерлек эшләре бара. Шәһәр оешма-предприятие һәм мәктәп җитәкчелеге белән очрашулар үткәрелә. 

«Балаларга хезмәт хакы түләүгә шәһәр бюджетыннан 32 млн сум акча бүленеп бирелде. Укучылар узган ел сыман 2 сәгать түгел, көненә 4 сәгать эшли алачак. Бер айга 12 мең сум чыга. Моннан тыш, өстәмә 2650 сум материаль ярдәм түләнеләчәк», – дип белдерде мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова. 

Узган ел укучылар арасында 30-36 мең сум алып эшләүчеләр дә булган. 

Ел башыннан Чаллының мәшгульлек үзәге 2 меңләп оешма-предприятиегә балаларны эшкә урнаштыруны сорап хатлар юллаган. Теләктәшлек белдерүчеләр күп, ди Татьяна Быданова. Ул алдынгы предприятиеләрне атады. 

«Татпроф», «КАМАЗ», «РАССТАЛ», "КАМАЗжилбыт", "Кориб", "Сатурн" , «ТЭЦ» предприятиеләрендә эш югары дәрәҗәдә оештырылган. Вахта автобуслары йөри, укучыларга форма бирәләр, төшке аш ашаталар», – ди.

Чаллы предприятиеләренә эшкә урнашырга теләүчеләр мәшгульлек үзәгенә, мәктәп, яшьләр үзәгендә хезмәт куясы килгән укучылар студент хезмәт отрядларына мөрәҗәгать итәргә тиеш. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев