Шəhри Чаллы

Кануннар кырыслана

Чаллының юл хәрәкәте иминлеге автоинспекциясе җитәкчесе Радий Кадиков матбугат чаралары вәкилләре белән очрашып, узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. 2015 елда юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары тарафыннан 589 һәлакәт теркәлгән. Аларда 699 кеше төрле җәрәхәтләр алган, 23е вафат булган. Радий Зәкиевич әйтүенчә, видеотеркәү җайланмалары куелгач, һәлакәтләр саны кимегән. Әйтик, 2013 елда...

Чаллының юл хәрәкәте иминлеге автоинспекциясе җитәкчесе Радий Кадиков матбугат чаралары вәкилләре белән очрашып, узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады.

2015 елда юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары тарафыннан 589 һәлакәт теркәлгән. Аларда 699 кеше төрле җәрәхәтләр алган, 23е вафат булган. Радий Зәкиевич әйтүенчә, видеотеркәү җайланмалары куелгач, һәлакәтләр саны кимегән. Әйтик, 2013 елда һәлакәтләрдә үлүчеләр 32 кеше булса, 2014 елда 13 кешенең гомере өзелгән. Узган елгы статистика мәгълүматлары исә, машина йөртүчеләрнең күзәтү системасына ияләнә баруын күрсәтә. Шуңа да фаҗигаләр саны янәдән артуга таба, ди инспекторлар.

Һәлакәтләрнең төп сәбәбе - тизлекне арттыру. Икенче урында - юлларда йөргәндә чират кагыйдәсен бозу. Шулай ук дистанцияне дөрес сайламау, җәяүлеләр юлы кагыйдәләрен үтәмәү аркасында да бәхетсезлекләр килеп чыга. Узган елда 9 җәяүле якты дөнья белән хушлашкан. Тикшерүләр аларның 7сенең бәхетсезлектә үзләре гаепле икәнлеген ачыклаган.

Узган елда юлларның төзексез булмавы аркасында 224 һәлакәт килеп чыккан. Анда 7 кеше үлгән, 274 төрле яралар алган.

Инспекторлар һәлакәтләр еш була торган урыннарны да ачыклаганнар. Алар Чаллыда - 45. Һәлакәтләр җомга көннәрендә аеруча еш була икән. Шуңа күрә инспекторлар бу көнне рейдлар үткәрүне традициягә кертергә җыеналар.

2016 елның 1 гыйнварында Чаллыда 175717 автомототранспорт чарасы теркәлгән.

Радий Кадиков быел булачак яңалыкларга да тукталып үтте. РФ Дәүләт Думасына канун проектлары кертелгән инде. Әйтик, юл кагыйдәләрен елына өч тапкыр бозган кешеләрне бер елга машина йөртү хокукыннан азат итәргә мөмкиннәр; тонировка өчен штраф - 1500, икенче тапкыр бу кагыйдәне бозсаң, 5000 сум; исерек килеш һәлакәт ясап, кеше үлеменә китергән шоферлар гомерлеккә машина йөртү хокукыннан азат ителә, зыян күрүченең гаиләсенә килгән зыянны тулысынча каплау өчен автомобиле яисә башка милеге алына. Бу кануннар кабул ителсә, үзләренең һәм якыннарының гомерен куркыныч астына куючы ваемсыз машина йөртүчеләр саны бәлки кимер иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: