Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Капиталь ремонттан соң «Олимпийский» спорт мәктәбе ачылды

Анда бүген 1700гә якын бала шөгыльләнә.

«Олимпийский спорт мәктәбе» тагын җанланды. Капиталь ремонттан соң ул ишекләрен ачты. Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү эшләре узган елның октябрендә башланды һәм агымдагы елның декабрендә тәмамланырга тиеш иде. Төзүчеләр объектны кулланылышка билгеләнгән вакыттан алданрак тапшырды. 

Спорт мәктәбенең ачылу тантанасында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Аңа күзгә күренеп үзгәргән залларны, бассейннарны күрсәттеләр. Өметле яшь спортчылар белән таныштырдылар.  

«Олимпийский» спорт мәктәбе 1980 елда төзелгән. Биредә 45 халыкара класслы спорт мастеры, СССР һәм Россиянең 13 атказанган һәм 254 спорт мастерлары тәрбияләнгән. Бүгенге көндә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 1700гә якын. 33 тренер эшли. 

Фото шәһәр хакимиятеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев