Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Капиталсыз калмыйбыз

Россия Президенты Владимир Путин "Балалы гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме чаралары турында"гы законның көчен озайта торган 2018 ел ахырына кадәр ана капиталын даими түләүне күздә тотучы закон имзалады. 2016 елда аның күләме 2015 ел дәрәҗәсендә сакланачак һәм 452 мең сум тәшкил итәчәк. Агымдагы елдан алып, түләүләр инфляциядән түбән күләмдә индексацияләнәчәк. Пенсия...

Россия Президенты Владимир Путин "Балалы гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме чаралары турында"гы законның көчен озайта торган 2018 ел ахырына кадәр ана капиталын даими түләүне күздә тотучы закон имзалады. 2016 елда аның күләме 2015 ел дәрәҗәсендә сакланачак һәм 452 мең сум тәшкил итәчәк. Агымдагы елдан алып, түләүләр инфляциядән түбән күләмдә индексацияләнәчәк.

Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, 2007-2015 елларда 6,5 миллионнан артык гаилә ана капиталына сертификат алган.

Ана капиталы турындагы закон 2016 ел ахырында гамәлдән чыгарга тиеш иде. Президент Юлламасында ана капиталы түләүне тагын ике елга озайтырга тәкъдим итте. Карарда, шулай ук, бу срокның яңадан озайтылырга мөмкинлеге турында да әйтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев