Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Карабодай тәмен онытмыйк тагын...

    Соңгы көннәрдә "карабодай шаукымы" бөтен илгә таралды дисәк, һич ялгыш булмас. Әлеге ситуацияне көнүзәк проблема итүдә журналистларның да роле аз булмады. Бөтен телевидение каналлары Алтай өлкәсендә кар астында калган басуларны күрсәтеп, халыкның тынычлыгын алды. Атна-ун көн дигәндә, бөтен төбәкләрдә дә "затлы" ярма юкка чыкты. Чиновникларның: "Ярма запасы җитәрлек, борчылырга урын...

    Соңгы көннәрдә "карабодай шаукымы" бөтен илгә таралды дисәк, һич ялгыш булмас.

    Әлеге ситуацияне көнүзәк проблема итүдә журналистларның да роле аз булмады. Бөтен телевидение каналлары Алтай өлкәсендә кар астында калган басуларны күрсәтеп, халыкның тынычлыгын алды. Атна-ун көн дигәндә, бөтен төбәкләрдә дә "затлы" ярма юкка чыкты. Чиновникларның: "Ярма запасы җитәрлек, борчылырга урын юк", дип тынычландырырга тырышуын да халык чираттагы аклану итеп кенә кабул итте.

    Һәр яңалыкны бөтен кешедән алда ишетеп, "ятып калганчы атып кал" дигән принцип белән яшәргә күнеккән пенсионерлар бу юлы да иң өлгерләрдән булып чыкты. ГЭС бистәсендә яшәүче танышым инде 1,5 елга җитәрлек карабодай алып куйганын әйтте. "Заречье"дан кечкенә арба белән ташыдым. Бөтен пенсионер шунда кайнаша бу көннәрдә. Әле он да алып кайтырга дип торам. Бүгенге дөньяга бер генә дә ышаныч юк бит. Әле тегендә, әле монда сугыш башлап кына торалар. Ә сугыш гарасатының никадәр михнәт, ачлык-ялангачлык китерүен без, өлкәннәр, бик яхшы хәтерлибез", - диде ул уфтанып.

    Чыннан да, ни сәбәптән шундый хәл туды соң? Россиянең Татарстан буенча монополиягә каршы көрәш хезмәте белгечләре әйтүенчә, әлеге ярма кыйммәтләнү өчен сәбәпләр юк. Илдә карабодай запасы җитәрлек, диләр. Димәк, бу шаукымны кемнәрдер ясалма рәвештә "тудырган" булып чыга. Әйтик, җитештерүче белән сатучы арасында арадашчы ролен үтәүче алыпсатарлар. Гомумән, кулланучының психологиясен яхшылап өйрәнгән маркетологлар өчен андый ситуацияләр акча эшләүнең сыналган алымы булып тора. Бу очракта да "карабодай бетә икән" дигән хәбәрне таратуга, халык кибетләргә, базарларга агылды. Ә инде киштәләр бушап калгач, сатып алучыны бераз гына көттереп, "өр-яңа партия" ярма кайтты. Әлбәттә инде, бермә-бер кыйммәтләнеп. Әйтик, Чаллының кайбер гипермаркетларында аның бәясе - 60, ә Казанда 73,7%ка кадәр күтәрелде. Махсус тудырылган киеренке хәл әнә шулай кемнәрнеңдер кесәсен "калынайту" мөмкинлеген бирде. Бу юлы да әлеге дә баягы гади кулланучы исәбенә. Бүген шәһәр кибетләрендә сатыла торган карабодайның килосы - 50 сумнан, элиталы сортларыныкы 75 сумнан (!) да артып китә. Әле җәй көне генә 19 сум торган ярма шулай итеп, бер ай эчендә затлы ризыкка, ягъни "деликатес"ка әйләнде.

    Дөрес, хөкүмәт даирәләрен әлеге ситуациягә карата игътибарсызлыкта яки ваемсызлыкта гаепләп булмый. Әйтик, бүгенге көндә барлык азык-төлек челтәрләре дә "Көндәшлекне яклау турында"гы Федераль закон таләпләрен үтәүгә тикшерелә. Үз белдекләре белән карабодай ярмасына бәяне күтәргән җитәкчеләргә карата монополиягә каршы көрәш чаралары да кулланылачак, диләр. Урлашучыларга карата чаралар күрелер, анысы. Тик менә барыбыз да яратып ашый торган карабодай ярмасын сатып алу гына алга таба барыбызның да мөмкинлегеннән килерме? Эмбарго сылтавы белән базар бәяләре "бәйдән ычкынган" бүгенге ситуациядә моны гарантияләүче табылыр микән?

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: