Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Карабодайга кабат бәя арткан

Соңгы вакытта Русиядә карабодай ярмасы сизелерлек кыйммәтләнгән. Аның тоннасының бәясе берьюлы 1355 сумга артып, бүген 29 585 сум тәшкил итә икән. Экспертлар әйтүенчә, бәянең шулай кискен күтәрелүе һич кенә дә нигезле түгел, чөнки Русиядә карабодай җитәрлек. Узган ел, мәсәлән, әлеге ярма барлыгы 652 мең тонна җыеп алынган, бер ел элек...

Соңгы вакытта Русиядә карабодай ярмасы сизелерлек кыйммәтләнгән. Аның тоннасының бәясе берьюлы 1355 сумга артып, бүген 29 585 сум тәшкил итә икән. Экспертлар әйтүенчә, бәянең шулай кискен күтәрелүе һич кенә дә нигезле түгел, чөнки Русиядә карабодай җитәрлек. Узган ел, мәсәлән, әлеге ярма барлыгы 652 мең тонна җыеп алынган, бер ел элек исә уңыш 425 мең тонна гына булган. Илдә елына уртача 430 мең тонна чамасы карабодай ашала икән. Аграр базар конъюнктурасы институты директоры И.Глазунова фикеренчә, безнең илдә карабодай бәясе күтәрелү һәм төшү буенча үзенә күрә рекорд куючы ризык, аның бәясе еш кына башка сыймаслык дәрәҗәдә үзгәреп тора. "Бу күтәрелү дә вакытлыча гына булыр дип уйлыйм, чөнки карабодайга кытлык юк, халык сатып алмый башласа, аның бәясен кабат төшерми хәлләре булмаячак. Әмма быелгы начар һава торышы аркасында әлеге ярма уңмаса, әлбәттә, көзгә хәлләрнең кискенләшүе бар", - ди ул. ///tatyash.ru///

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X