Кардиохирург Мансур Потеев: «Операция ясаган өчен хаҗга юллама бирделәр»
Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә кардиохирург булып эшләүче Мансур Потеев хаҗда булып кайтты. Юллама белән ул медицина өлкәсендәге уңышлары өчен ТР Президенты һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан бүләкләнгән.
Шәһәрдәшебез – үз өлкәсендә зур уңышка ирешкән, озак еллар Әстерханда яшәсәләр дә туган телебезне онытмаган, балаларында милли гореф-гадәтләргә, ислам дине, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләгән табиблар нәселеннән. Аның белән мөһим сәфәр, Ислам дине, гаиләсе турында сөйләштек.
– Мансур Алиевич, кайтканыгызга әле берничә генә көн. Акклиматизация ничек үтте?
– Безнең климатка яраклашу бара. Согыд Гәрабстанында 42 градус эсселек иде. Анда һава бик коры. Монда һава торышы башкачарак, салкынча. Бераз тамак төбе авырта, борын юеш, хәлсезлек бар.
– Моңарчы чит илгә чыкканыгыз бар идеме?
– Әйе, мин сәяхәт итәргә яратам. Европа илләрендә – Германия, Австрия, Италиядә, Австрия һәм Төркиядә булганым бар.
– Хаҗга баруны ничек оештыра алдыгыз? Авыр булмадымы – эш графигы да тыгыз, дин ягыннан шартларны да үтәргә, акча да җыярга кирәк?
– Мин Чаллыда 2010 елдан БСМПда кардиохирург булып эшлим – кешеләрнең йөрәгенә ясалма кан йөрешен тәэмин итүче операцияләр ясыйм. Безнең бүлектә план буенча көненә ике операция ясала. Бу елына 350-400 дигән сүз. Җәйге яллар вакыты булса да, эшне туктатмыйча, мине шушы сәфәргә җибәрергә мөмкинлек тапкан хезмәттәшләремә рәхмәт әйтәсем килә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка, Чаллы хакимиятенә, Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиевка рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Безнең республикада уңышка ирешкән медицина хезмәткәрләрен, мәктәп укытучыларын махсус программа буенча хаҗга җибәрәләр. Мин бу сәфәргә шушы программа буенча, түләүсез бардым.
– Димәк, бу сәфәр – бүләк! Аңа нинди уңышларыгыз өчен лаек булдыгыз?
– Мин пандемия вакытында коронавирус белән авырган пациентларга операцияләр үткәрдем. Документларда «Коронавирусны дәвалаудагы уңышлары өчен» диелгән. Моннан тыш, Ислам дине буенча намаз уку, ураза тоту кебек шартлар үтәлергә, шулай ук кеше моңарчы Хаҗга бармаган булырга тиеш иде.
– Сез күптән Исламдамы, ни рәвешле динне сайладыгыз?
– 2011 елдан ураза тотам, 2014 еллардан әкренләп намаз укый башладым. Башта мөмкинлегем булганда, соңгы елларда тиешенчә, көненә биш тапкыр намаз укыйм. Әти-әнием дә шәригать буенча яши.
Әлбәттә, милли гореф-гадәтләрдә тәрбияләнгәч, миңа да дин якын иде. Әнием һәрчак татар табибы дини булырга тиеш, гомумән, динсез тормыш булмый, ди иде. Нәтиҗәдә, мин Татарстанга, кая килүемне белеп, милли аң белән килдем.
Шулай да мөстәкыйль карарымны, мөгаен, операцияләр ясый башлагач кабул иткәнмендер. Мин кешеләр өчен бик борчылам. Бар белемеңне, тырышлыгыңны эшкә җиккән очракта да кайбер ситуациядә пациентның гомерен саклап калып булмый. Хирурглар рухи яктан сынарга мөмкин. Мин күңел тынычлыгын Исламда таптым. Алкоголь яки башка начар гадәтләргә ияләшмәс өчен намаз укыйм. Бу миңа аек акыл белән эшләргә, тормыштагы күп мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә.
– Сез кайсы яктан, әти-әниегез, гаиләгез белән таныштырыгыз әле?
– Мин үзем Кама Тамагы районында туганмын. Әнием Наилә Шакирҗан кызы Чистай ягыннан, Яуширмә авылыннан, әтием Али Рәфыйк улы Әстерхан татары. Алар икесе дә табиблар, медицина институтын тәмамлап кайткач, Чистайда очрашканнар, гаилә корганнар. Эшкә Кама Тамагына җибәргәннәр, мин шунда туганмын. Аннары язмыш гаиләбезне Әстерханга китерә. Мин шунда укыдым, мәктәпне көмеш медальгә бетердем. Әстерхандагы медицина академиясен кызыл диплом белән тәмамладым. Диплом алгач, Татарстанга кайтырга булдым. Чаллының 5нче хастаханәсенә эшкә кергәч, укуымны интернатурада дәвам иттем. Йөрәк-кан тамырлары, хирургия юнәлешен – хирург һөнәрен сайладым. Ике ел Мәскәүдә, Россиянең фәнни хирургия үзәгендә белем алганнан соң яңадан Чаллыга, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә кайттым. Әнием отоневрология дигән ике юнәлешне үз эченә алган өлкәдә эшли. Ул 2002 елда Россиянең сәламәтлек саклау министрлыгы оештырган чарада катнашып «Россиянең иң яхшы табибы» дигән премиягә лаек булды. Әтием – медицина-социаль экспертиза табибы.
Тормыш иптәшем Гүзәл дә табиб, ул УЗИ белгече. Улым Исламга 13 яшь, ул Чаллының 76нчы гимназиясендә белем ала. Инсафка 7 яшь, быел укырга керә.
– Шактый вакыт Татарстаннан читтә яшәсәгез дә, гаҗәп, татар телен онытмагансыз.
– Татарчага әни өйрәтте. Әстерханда татар мәктәпләре булмагач, әнием үзе балалар өчен программа төзеп мине укытты. Өебездә зур татар китапханәсе тупладык. Җәйге каникулларны Татарстанда, Яуширмәдә үткәрә идем. Авылыбызда Гаяз Исхакый музее оештырылган, хәзерге вакытта әнием анда Болгар, Алтын Урда, Әстерхан, Казан ханлыгы тарихын укыта. Әстерханда исә балаларга һәм яшьләргә татар телен, тарихыбызны өйрәтә.
Татарстанга килгәч, практикам артты һәм сөйләм телен яхшырак белә башладым. Тик әнием дәрәҗәсенә җитәргә әле ерак (елмая).Ул уникаль шәхес – аны табиблар арасында иң яхшы журналист, журналистлар арасында иң яхшы табиб дияргә мөмкин. Тарихи язмалары басылып чыкканнан соң аңа «Сөембикә» беләзеген тапшырдылар. Аның «Чал тарихлы Яуширмә» дигән китабы да дөнья күрде. Бүгенге көндә әнием Әстерхан татарлары турында китап яза.
– Хаҗдан нинди тәэсирләр алып кайттыгыз?
– Минем дөньяны күзаллавым үзгәрде. Шәригать кушканча яшәү ул кадәр авыр түгел икән. Согыд Гарәбстанында тормыш, безнең ил белән чагыштырганда, тулаем Ислам кануннарына нигезләнгән. Анда бездәге кебек хәрам ризыклар, алкоголь, гаурәтен капламаган хатын-кызлар да юк. Бездә исә мөселманнарга билгеле бер авырлыкларны, каршылыкларны, шул исәптән үз-үзеңне дә җиңәргә туры килә. Шуңа да карамастан, Аллаһ ризалыгы өчен бу рәвешле яшәү мөмкин икәнен аңладым. Моңарчы мин дини кагыйдәләрне үтәсәм дә, тирә-юньдәгеләр моны ничек кабул итәр дигәнрәк уйлар бар иде. Хәзер исә минем өчен иң әһәмиятлесе – йөрәгемдәге динем. Чөнки мин үз күзләрем белән күреп кайттым – Ислам нигезендә мәрхәмәт, бары яхшылык ята. Моны җир шарындагы күп кешеләр аңлый, раслый. Быел миллион кеше Хаҗ кылган. Кәгъбә ташы тирәли әйләнгәндә мин төрле илләрдән, төрле милләт кешеләре белән бертигез булып атладым. Шунда Исламның бөеклегенә, кодрәтенә таң калдым.
Сәфәрдә вакытта Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин безнең алдыбызга бурыч куйды – кайткач, хаҗи исемен аклардай, башка мөселманнарга үрнәк булырдай яшәргә, динебезгә тап төшермәскә. Мин моны һәрвакыт истә тотам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев