Каргинов «Africa Eco Race-2017» раллиеның 6нчы этабында берләштерелгән зачетта 2нче булды
«Africa Eco Race-2017» ралли-марафонының 6 нчы этабы нәтиҗәләре буенча берләштерелгән зачетта Россиянең «КАМАЗ-Мастер» командасыннан Андрей Каргинов идарәсендәге экипажы 2 нче булды, ул шулай ук йөк машиналарының рәсми булмаган зачетында 6 нчы этапны отты. Россия командасыннан газ-дизель ягулыгында йөри торган "КАМАЗ"да Сергей Куприянов та 2 нче булды (+2.38).
«Без Марокко белән Мавритания чиген уздык, шуңа күрә махсус участок чагыштырмача кыска - 172 чакрымлы булды, һәм гаять тиз иде, мөгаен, бу узышта иң зур тизлектәгеседер. Һәрвакыт диярлек йөк машиналары өчен рөхсәт ителгән максималь 150 км/сәгатькә кадәр тизлектә бардык. Карап торырга гади кебек тоелуга карамастан, этап сюрпризлар китерде - узыш лидерларының берсе Тьери Маньялди баггида, ватылып, "Скания" йөк машинасында ярышкан Миклош Ковакс белән бәрелеште. Безнең командада категория буенча бүген 1 нче һәм 2 нче урыннар - 2,5 минут аерма белән Каргинов белән Куприянов», - дип язган Instagramда Сергей Куприянов.
Экипажлар ярышка сәгать иртәнге 5тә, бөтен коланна озакка сузылган Марокко белән Мавритания чиген узганда, ярыша башлады. Чик буе постлары арасындагы нейтраль зонаны үткәч, раллида катнашучылар 6 нчы этапка кузгалды. Мавританиядәге Булэноуэр авылыннан ерак булмаган урында старт бирелгән узыш комлы җирдә тиз арада үтте, дөрес, навигация мәсьәләсендә кайчак кыенлыклар булды.
Шул рәвешле, алда тагын 2000 чакрымлы 6 этап узасы бар. Ул Марокко, Мавритания һәм Сенегал территорияләре буенча үтә. «Africa Eco Race-2017» ралли-марафоны 14 гыйнварда Дакарда Алсу күлдә тәмамлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев