Туксанынчы еллар. Гараж артында булган хәл...
Бу хәлгә шәһәрдәшебез – язучы Лилия Гыйбадуллинаның да катнашы бар.
– Лилия, синең өчен Казан тиклем Казан театрының инсценировкаң буенча спектакль куюы нәрсәгә тиң? Ул нидән башланды?
– Мин сәнгатьне, шул исәптән театр сәнгатен дә билгеле бер торак пунктка бәйләп карау яклы түгел. «Куркак батыр» спектакленең Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрында куелуы табигый. Узган елның җәендә шушы театрда «Караш» инсценировка мәктәбе оештырылып, анда миңа да катнашу насыйп булды. Татар прозасының классик әсәрләрен сәхнәгә менгерү нияте белән башланган эш иде ул. Сүз уңаеннан, «Караш” лабораториясен гамәлгә ашыручыларга, бигрәк тә әлеге проектның идея авторы һәм оештыручысы Луиза Янсуарга рәхмәт! Бу эш дәвамлы булсын иде. “Караш”та белем алган катнашучылар арасында бәйге оештырылды. Күпсанлы мәртәбәле жюри безнең инсценировкаларга бәя бирде. Әлеге ябык конкурс нәтиҗәсендә мин Әхмәт Фәйзнең “Аучы Мәргән белән Болан кыз” әкиятенә язган инсценировка иң яхшысы дип табылды һәм сәхнәгә куелы хокукы белән бүләкләнде.
– Ничек уйлыйсың, спектакль әсәрдәге фикерне тулысынча биреп бетерә алдымы?
– Спектакльнең яшь чикләве – “12+”, яшүсмерләр өчен. Әмма тема җитди, хәтта мәңгелек. Әкият үзе бик күп проблемаларны колачлый. (Әхмәт Фәйзинең соңгы әсәре бу, һәм аны күпмедер дәрәҗәдә язучының дөнья белән бәхилләшү сүзе, киләчәк буыннарга калдырырга теләгән фатихасы дип тә кабул итәргә мөмкиндер.) Спектакльнең режиссеры (Илсур Казакбаев) белән без әсәргә аталар һәм балалар арасында мөнәсәбәт, аларның бер-берсен аңлавы-аңламавы җәһәтеннән якын килергә тырыштык. 90 еллар, гараж артында булган хәлләр һәм әкият...
– Спектакльнең режиссеры, артистлар турында нинди фикердә калдың?
– Миңа танылган режиссер Илсур Казакбаев белән эшләү насыйп булды. Илсурны татар театрларында куйган әсәрләре аша күпмедер белә идем. Бергә эшләгәннән соң, бу шәхескә хөрмәтем һәм ихтирамым тагын да артты. Илсур артистларны да бик дөрес сайлады дип саныйм: яшьләр, матурлар, күзләре янып тора, ихласлар, тугарылып эшлиләр, һәрберсе үз урынында, һәрберсе үз ролен үз тормышыннан, үз кичерешләреннән чыгып, нәкъ кирәкчә иҗат итә. Төп рольне башкаручы Булат Гатауллинның исә әлеге әсәргә салган йөрәк җегәре үзенә игелек булып әйләреп кайтсын, күз тимәсен, дип кенә теләргә кала. Артистларның һәрберсенә, гомумән, “Куркак батыр”ны сәхнәгә менгерүгә өлеше кергән һәркемгә бик рәхмәтлемен.
– Репетицияләрдә еш булырга туры килдеме? Озак әзерләндегезме? Спектакль ничә сәгатьлек?
– Репетицияләрдә башыннан ахырына кадәр булдым диярлек, Казанда яшәргә туры килде. Бу – минем өчен зур мәктәп һәм бик кадерле тәҗрибә. Һәм мин аны рәхмәтле булып кабул итәм. Спектальне сәхнәгә кую өчен бер ай тирәсе вакыт кирәк булды. Ә болай, Илсур белән яздан ук онлайн рәвештә эшли, яза башлаган идек. Спектакль сәгать тә кырык минут бара, тәнәфессез. Бер тында карала торган әсәр килеп чыкты дип саныйм, чөнки улларым премьера көнне аны нәкъ шулай – кереп китеп карады.
– Тамашачы ничек кабул итте? Кайларда һәм кайчан куелачак тагын?
– “Куркак батыр” Кариев театры сәхнәсендә бара. Гастрольләргә алып чыгарлар, бәлки Чаллыга да алып килерләр дип өметләнәм, Чаллы тамашачысына да күрергә насыйп булсын. Шөкер, тамашачы бик җылы кабул итте. “Елатты да, көлдерде дә, уйландырды да” диючеләр күп булды. Иң кыйммәте – үземнең яшүсмер ике улымның әсәрне аңлап һәм яратып караулары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев