Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Картасыз йөртергә ярамый!

Шәһәр башкарма комитеты пассажир йөртүченең рәсми статусын, пассажирлар йөртүнең маршрутын раслаучы транспорт карталарын гамәлгә кертте. "Электротранспорт" предприятиесеннән һәм "Пассажирские перевозки" җәмгыятеннән 400дән артык автобусга шундый документ бирелә. Ялган маршрут карталары ясаган өчен җинаять җаваплылыгына тарту каралган. "Маршрут карталары булмаган очракта автобус йөртүчегә - 5 мең, ә транспорт хуҗасына 300 мең...

Шәһәр башкарма комитеты пассажир йөртүченең рәсми статусын, пассажирлар йөртүнең маршрутын раслаучы транспорт карталарын гамәлгә кертте. "Электротранспорт" предприятиесеннән һәм "Пассажирские перевозки" җәмгыятеннән 400дән артык автобусга шундый документ бирелә. Ялган маршрут карталары ясаган өчен җинаять җаваплылыгына тарту каралган.

"Маршрут карталары булмаган очракта автобус йөртүчегә - 5 мең, ә транспорт хуҗасына 300 мең сумга кадәр штраф салына", - ди транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Динар Нәҗипов. Җитәкче сүзләренә караганда, бүгенге көндә шәһәрдә рәсми рәвештә пассажир йөртүчеләрнең 400 берәмлек транспорты теркәлгән. Алар белән бергә шәһәрдә легаль булмаган пассажир йөртүчеләрнең 200 берәмлектән артык транспорты хезмәт күрсәтә.

Транспорт карталары кертү законсыз пассажирлар йөртүчеләрне ачыкларга ярдәм итәчәк. Транспорт инспекциясе рейдлары вакытында административ беркетмәләр төзеләчәк һәм штрафлар салыначак. Моннан тыш, шәһәр башкарма комитетында пассажирлар йөртү мәсьәләләре буенча Ринат Абдуллин җитәкчелегендә административ-техник комиссия эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев