5 апрель 2016 яңалыклары
-
Табиб ярдәменә соңламыйк...
Сүз дә юк, диспансерлаштыруның әһәмияте бәхәссез. Соңгы елда гына әнә күпме кешедә яман чир ачыкланды! Хәер, дистә еллар дәвамында бер тапкыр да диагностик тикшерү узмаган өлкәннәр арасында әлеге авыруның кинәт артуына гаҗәпләнергә дә кирәк түгелдер. Иң мөһиме, ниһаять, халыкның моңа кадәр медицина тикшерүеннән читтә калып килгән өлешенә, ягъни пенсионерларга да...
-
Чаллыда Иҗтимагый палатаның кабул итү бүлмәсе ачылды
Чаллыда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының кабул итү бүлмәсе эшли башлады. Ул "Мастеровые" театры бинасында урнашкан. Биредә һәр атнаның дүшәмбесендә 16-18 сәгатьтә халыкны ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Гөлзадә Руденко, палатаның мактаулы әгъзасы Гомәр Нуретдинов, төрле комиссияләрдә эшләүче Армандо Диамантэ, Руслан Шәймөхәммәтов һәм Гөлнара Шаһиева кабул итә. Белешмә өчен телефон: 38-20-42.
-
ОДН кичектерелә
1 апрельдән күпкатлы йортларда яшәүчеләр гомуми чыгымнар өчен (кайнар, салкын су, электр энергиясе, җылылык) аерым графа буенча түли башларга тиеш иде. Россия Президенты Владимир Путин карары белән, әлеге канунны кабул итү 2017 елның гыйнварына кадәр кичектерелде. Сәбәбе - илнең кайбер төбәкләрендә гомуми йорт чыгымнары өчен коммуналь хезмәтләргә нормативлар билгеләнмәгән.
-
Картасыз йөртергә ярамый!
Шәһәр башкарма комитеты пассажир йөртүченең рәсми статусын, пассажирлар йөртүнең маршрутын раслаучы транспорт карталарын гамәлгә кертте. "Электротранспорт" предприятиесеннән һәм "Пассажирские перевозки" җәмгыятеннән 400дән артык автобусга шундый документ бирелә. Ялган маршрут карталары ясаган өчен җинаять җаваплылыгына тарту каралган. "Маршрут карталары булмаган очракта автобус йөртүчегә - 5 мең, ә транспорт хуҗасына 300 мең...
-
Шәһәребез чиста һәм төзек булсын
Хуҗалык җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Наил Гарипов чыгыш ясады. Ул Чаллы һәм 7 муниципаль районда экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүче идарәнең агымдагы елның 3 айлык эше белән таныштырды. Бу вакыт эчендә табигатьне саклауга кагылышлы законнарның үтәлешен тәэмин итү буенча 343 тикшерү...
-
Яз - витамилны булсын!
Урамда яз. Яз белән бергә авитаминоз килә. Көне буе йокымсырап йөрисең, хәлсезлек, арыганлык бетми, тән тиресе корый, һаман нидер ашыйсы килә. Кыш дәвамында сарыф иткән витаминнарны яңадан туплый башларга вакыт. Витамин җыя башлау - ул супермаркет киштәләрендә ялтырап яткан, тәме булмаган алмаларга, химик матдәләр сибеп, глюкоза кадап үстерелгән экзотик җиләк-җимешләргә...