Кәүсәрия апа: «Бәрәңге урлады дип, әнкәйне алып чыгып киттеләр...»
Сугыш чоры баласы ачы хатирәләрен яңартты.
Сиксән елдан артык вакыт үтсә дә онытылмый торган хатирәләр була. Кәүсәрия апа Насыйбуллинаның балачак истәлекләре әнә шундый.
Ул Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан, 1940 елда, Зәй районы Шыкмай авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң аны туган авылында клуб мөдире итеп билгелиләр. Аннары тормыш иптәше Мөҗәһит белән Чаллыга күченеп киләләр, Биредә озак еллар сатучы, аннары шифаханә регистратурасында эшли. Бер кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр. Ел ярым элек кызы авырып, вафат була.
Бу язмада аның фәкыйрьлектә, ачлыкта, авырлыкта үткән сабый чагыннан бер истәлек белән таныштырабыз.
Кәүсәрия апаның әтисе Әхмәтхан сугышка киткәндә әнисе Нурлыбанат сигез бала белән калган. Олысына 12 яшь, иң кечесенә нибары 9 ай була. Әтисен һәм авылдагы егетләрне иң беренче эшелонда озаталар.
– Әни сөйли иде: «Әтиегез ат арбасына чыгып утыргач, безгә каерылып карады да «Калдылар аткан чәчәкләрем...» – дип әйтте. Аннары туп-туры карап утырды да кучерга «Ку, әйдә, ку!» – диде». Гитлерны илдән бер елда куып чыгарабыз дип киткәннәр иде, михнәт дүрт елга сузылды, – дип күз яшьләре белән искә ала әңгәмәдәшем.
Әхмәтхан абый сугышка кадәр хатынына бүләк итеп үкчәле ботинка алып кайткан була. Озын, матур гәүдәле, зифа буйлы Нурлыбанат апа ботинканы кигәч тагын да озын күренгән. Ире: «Бу бик озынайта икән, минем белән барганда кия алмассың», – дигән. Шулай итеп бу ботинкалар киелмичә торган, аннары сугыш башланган. Нинди авыр чаклар булса да, иренең төсе итеп саклаган ул аларны.
1942-1943 елларны сугышның котырган чагы дип искә ала Кәүсәрия апа. Фронтта – иң зур югалтулар чоры, тылда – ачлык, хәтта балаларны да авыр эшкә җиккән вакытлар. Шыкмайда элеккеге бер байның өендә колхозчылар утыртырга әзерләнгән бәрәңгене саклыйлар – яровойлаштыралар. Анда кеше керми, шушы эшне башкара торган кызлар гына эшли.
– Шунда әни белән бергә эшләүче бер чибәр апа әнкәйнең үкчәле ботинкасын сораган. «Сат инде, Нурлыбанат түтәй», – дип кат-кат ялынган. Озак уйлагач, әнкәй ризалык биргән. Бәясен берничә чиләк бәрәңгегә килешкәннәр. Әти-әниләреннән ризалык алып, бу кыз югары очтан ике чиләк бәрәңге алып төшкән. Моны күрше Ахун абый күргән дә районнан җибәрелгән уполномоченныйга кереп әләкләгән: «Нурлыбанат ике чиләк яровой бәрәңгесен урлады», – дигән. Бөтен сельсовет, депутатлар әнкәйне алып чыгып киттеләр. Без сигез бала елашабыз, – дип авыр сулап, туктап-туктап сөйли әңгәмәдәшем.
Тикшерүче куркыта-куркыта, өстәл төя-төя Нурлыбанат ападан сорау ала, аннары бер бүлмәгә ябып куя. Ир-атлар күрше бүлмәдә аңа ничә ел бирергә, кайда җибәрергә икәнлеген хәл итәләр.
Бу вакытта күршеләрендәге Фәүзия исемле җиткән кыз укытучы Мөзәянә апага ярдәм сорап бара. Элек укытучыга хөрмәт шулкадәр зур, аларны хәтта фәрештәгә тиңләп, бәрәңге ашый микән ул, туалетка бара микән дип уйлаганнар. Ә уңган, чибәр, ире сугышта булган Мөзәянәне бөтен авыл халкы аеруча ярата, аның сүзе һәркайда үтә. Ул Фәүзияне өйрәтеп куя: «Балаларның олыдан кечесенә кадәр тез дә, бәләкәен үзең күтәр, олырагын җитәклә. Бөтенесе дә бик нык акырып еласыннар. Аларны җыеп, сельсоветка алып бар. Мин соңрак керермен», – ди.
Кәүсәрия апага ул вакытта өч яшь тирәсе була, аңа бу хәлләрне туганнары, авылдашлары сөйли. Хатирәләрен барлаганда бүген дә күзләренә яшь тулды.
– Абыйлар-апалар елый, аларга карап мин елыйм. Әнкәйне чыгардылар, ул да елый. Аны күргәч, тагын да ныграк үксибез. Әнкәйнең күз яшен күрү бигрәк авыр иде. Шулчак: «Бу нинди хәл бу, нишләп балаларны елатасыз?» дип Мөзәянә апа кергән. Председатель белән уполномоченныйга уйларга һич ирек бирмичә: «Сез җинаять кыласыз! Бу сигез баланың атасы немецларга каршы сугыша. Анасы бу балаларны үлемнән коткарыр өчен нишләргә белмичә йөри», – дигән. Ботинка алган ападан да сорау алганнар. Ул да бәрәңгенең урланмаганын раслаган.
Фәүзия апа да: «Нурлыбанаттәйне ничек алып чыгып киттегез, шулай сигез баланы туйдырдым, запасымны ашатып бетердем, үземә ике бөртек ярма да калмады. Миңа бу балаларның ашаганын бирерсез», – дип өстәгән.
Хатын-кызларның мондый каршы торуына әзер булмаган җитәкчеләр карарларын үзгәртә. Тик гафу да үтенми үзләре. Бичара хатынга: «Балаларыңны ал да чыгып ычкын!» – дип кычкыралар. Өйгә кайткач, барысы да кочаклашып елаша.
Шулай итеп Кәүсәрия апаның әнисе Нурлыбанат апа бер нахакка тилмертелә. Ул үзе дә, балалары да гомер буе үзләрен коткарган күршеләренә рәхмәт укып яши.
Бүгенге көндә 83 яшен тутырып килүче шәһәрдәшебез улы, оныклары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Мәрхүм әти-әнисе, кызы рухына дога кылып, дини белемнәре белән бүлешеп, һәр туган көнгә шөкер итеп яши ул.
Кәүсәрия апа яшьтән үк кул эшләренә бик хирыс булган. Ул палас (келәм) тукыган, аны чиккән, шәл бәйләгән, калфак-түбәтәйләр, мендәрләр чиккән. Хәзер дә бу гаҗәеп матур кул эшләре аның өен бизи.
Ә мин үзем әңгәмәдәшемнең тормышы авыр булуга карамастан, бүген дә ачык зиһенле, шаян, хәтере яхшы булуына сокланып кайттым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев