Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кайнана белән килен: дуслык мөмкинме?

«Дуслык була алмый», – дигән фикердә психолог Айгөл Вәлиуллина

Кайнана белән киленнең бер-берсенә карата мөнәсәбәтләре нинди булырга тиеш? Кайнананы тыңларга кирәкме, әллә инде тыңлаган кыяфәт кенә ясаргамы? Кайчан кайнана синең ярдәмчеңә әйләнергә мөмкин? Гомумән, бу чынбарлыкмы? Кайнана белән килен мөнәсәбәтләрен яхшыртыр өчен нинди киңәшләр бар? Кайнанаңа нәрсә турында сөйләргә ярамый? Ә нинди серләрне уртага салып, проблеманы бергәләп чишеп була? Бу һәм башка сорауларга җавап табарга Чаллы шәһәренең психо-неврологик диспансерының социаль-психологик ярдәм күрсәтү һәм реабилитация бүлеге мөдире, тәҗрибәле медицина психологы Айгөл Вәлиуллина булышачак.

– Айгөл Фәнүсовна, килен белән кайнана мөнәсәбәтләре  арасында  аңлашылмаучанлык бармы? Кияүгә чыкканда нәрсәләр турында белеп чыгарга киңәш итәр идегез?

– Кайнана белән килен арасында килеп чыга торган проблема ул булган, бар һәм булачак.  Ата-ана һәм бала проблемасы кебек үк монысы да бүгенге көндә бик актуаль. Шуны да әйтәргә кирәк, элеккеге заманнарда әле бу проблема бик кискен тормаган. Кайнана үзен ничек тотарга тиеш, киленнең гаиләдә нинди роле – болар язылмаган канун булып торган. Ә бүгенге көндә мөнәсәбәтләр икенче төрле. Мисалга, әрмәннәрдә ир-ат гаиләгә яңа кеше – үзенең законлы хатынын алып кайта икән, кайнана тулысынча аңа аш-су бүлмәсен тапшыра, әле алай гына да түгел, гаиләдәге бөтен низаг-проблемаларны да чишәргә килененә әйтә. Бу үзенә күрә бер традиция.

Бүген исә ир-ат әнисен күзаллап үзенә хатын сайлый. Кыз бала да гаиләсендә мөнәсәбәтләр ничек, шуңа карап фикер йөртә. Кайнана, шулай ук, идеаль килен хакында хыяллана. Монда мин аерым бер нәрсәгә тукталып китәсем килә. Законлы никахка кадәр булачак иреңнең яисә хатыныңның гаиләсе, аларның көнкүреш кагыйдәләре белән яхшылап танышырга кирәк. Әйтик, килен кеше бу кагыйдәләргә таянып яши алырмы, бу гаилә аңа үзенең гаиләсе кебек якын була алырмы? Телисеңме, теләмисеңме сиңа яраткан кешеңнең гаиләсе белән тыгыз элемтәдә торырга кирәк булачак. Гамәлдә бу бик сирәк, әлбәттә. Чөнки проблемалар кияүгә чыккач кына барлыкка килә һәм алар турында бик соңарып кына уйлый башлыйсың.

– Кайнана белән килен арасында дуслык була аламы?

– Дуслык, гомумән, була алмый. Ни өчен дигәндә, бу ике кеше арасында бик яхшы мөгамәлә, якынлык, туганлык, ышаныч, хөрмәт кенә булуы мөмкин. Дуслык дигән төшенчәне алсак, ике яшь кеше, олы ир-атлар, апалар гына бер-берсе белән дус була алалар. Ә килен белән кайнананы бер яссылыкка урнаштырып карау дөрес түгел, минемчә. Алар яшьләре белән дә, гаиләдәге статуслары белән дә аерылып тора. Менә шушы чикне бозарга ярамый. Шушы чикне аңламау яисә аны кискен бозу ызгыш-талашка китерергә мөмкин дә.

– Яңа гаиләгә килеп кергәч үзеңне ничек тотарга кирәк?

– Иң мөһиме  - иреңнең гаиләсенә хөрмәт белән карау шарт. Болай эшләгәндә башкалар да сезгә дә шундый ук мөнәсәбәттә булачак.

– Кайнана белән килен арасында җылы мөнәсәбәтләр урнаштыруның сере нәрсәдә соң?   

– Ике як та (монда килен белән кайнана күздә тотыла) гаиләдә мәхәббәт учагының сүнмәве-сүрелмәве турында кайгыртып торырга тиеш. Килен дә, кайнана да бер ир-атны яраталар икән, бөтен гаилә дә бәхетле тормыш алып барачак. Әни кеше улын яратырга, киленне кыерсытмаска, ә хатын ирен яратырга, аның әнисенә авыр сүз әйтмәскә тиеш. Менә шушы очракта гаиләдә хөрмәт, тынычлык була алачак. Дөрес, аңлашылмаучанлыклар булмый калмас. Ләкин ике кеше дә «бөтен нәрсә гаиләбез өчен» дигән язылмаган әйтем буенча гомер кичерсә, проблема да тиз чишеләчәк, араларда да тынычлык хөкем сөрәчәк.

–Гадәттә, кайнана белән килен арасында нинди проблемалар килеп чыга соң? Алар нәрсә бүлешә алмый?

– Кайнаналарның да, киленнәрнең дә төрлесе була. Әйтик, психологиядә кайнаналарны берничә төргә бүлеп карыйлар. Мисалга, эш белән мәшгуль кайнаналар бар. Алар чын-чынлап хезмәт кешеләре: үз эшләре булуы мөмкин яисә һөнәренә бирелеп, көн-төн эш дип янып йөрүчеләр бар. Үзләрен бик яратучы кайнаналар да була. Алар гадәттә матурлык салоннарына, кибетләргә йөрергә яраталар. Яңадан-яңа кием-салым, косметик чаралар җыеп, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшиләр. Бу төр кайнаналар һәрвакыт яшь булып калу ягында. Оныкларга, балаларга исләре китмәскә дә мөмкин. Бу ике төр категориягә кергән кайнаналарның бер зур уңай ягы бар – алар сезнең гаиләне бар дип тә белмәячәк, бары үзләрен кайгыртачак. Җитешсез ягын карасак – алар сезгә бер дә булышырга атлыгып тормаячак. Мисал өчен, шул оныклар тәрбияләү мәсьәләсендә. Конфликт килеп чыкмасын дисәгез, мондый кайнана белән алдан ук килешеп кую шарт. Әйтик, оныкларны айга ике булса да аның янына алып киләчәсез. Исегездә тотыгыз: бу да кайнананың ризалыгы белән булырга тиеш. Балаларны мәҗбүриләп калдыру дөрес түгел.

– Мондый төр кайнана белән уртак фикергә килергә мөмкинме?

– Әлбәттә. Җайлап-майлап кына кайнанагызга матур сүзләр әйтегез. Хәерле көннәр, уңышлы эш атналары теләүне бер калыпка кертегез. Аннары ничек эндәшү турында да алдан сөйләшеп куйсагыз яхшы. Кайбер гаиләләрдә матур итеп, «әни» дип эндәшәләр, ә кайсыберләрендә кайнана кешегә исеме һәм әтисенең исеме белән эндәшү бар. «Ул миңа болай дип әйтте. Ямьсез сөйләшә икән», – дигән сүзләр булмасын дисәгез, бу турыда да алдан ук килешеп куегыз.

– Әле бит бик көнчел кайнаналар да бар. Бу очракта үзеңне ничек тотарга?   

– Бу очракта килен кешегә кайнана хәленә кереп, аңа һәрьяклап ярдәм күрсәтеп тору дөрес. Кайнана улын үзе яратып, тәрбияләп торырга өйрәнгән була. Ә монда исә яңа кешегә, әле алай гына да түгел аңа чит булган хатынга үзенең улын «ышанып тапшырасы». Киленнең төп вазифасы – кайнанасына дошман булу түгел, ә аның ышанычын яулау. Монда кайнанага карата игътибарлы булу кирәк, шалтыратып торырга, хәлләрен белергә, киңәшләр сорарга, ниндидер кечкенә генә булса да, бүләкләр бирергә – боларның берсе дә артык булмас. Көнчел кайнаналарга капма-каршы категория бар – ул да булса, һәрвакыт кайда гына булса да, кирәксә-кирәкмәсә дә үз киңәшләреңне бирә торган кайнаналар. Монда да киленгә сабыр булырга, киңәшләргә колак салырга, һәрбер очрактан позитив эзләргә киңәш итәр идем. Кайнананың олы яшьтә булуын онытмагыз, сездән күбрәк яшәгән, күбрәк белә, зирәк тә, акыллырак та. Аның сүзләрен тыңлау бер дә начар булмас. Ахыр чиктә үзегезгә кирәкле киңәшне генә тыңларга да була бит.

– Айгөл Фәнүсовна, шантаж, манипуляция кебек ысуллар кулланучы  кайнаналар хакында да ишеткәнебез бар. Бу хакта ни әйтер идегез?

– Әйе, андыйлар да очрый. Алар гадәттә үзләренең сәламәтлекләре белән манипуляция ясыйлар, аларга һәрвакыт ярдәм кирәк, хәлләре начарлана, үзләренә игътибар булуны сорыйлар һ.б. Монда кайда ялган, ә кайда дөреслек икәнен ачык аңлап алу мөһим. Чынлап торып ярдәм кирәк булса, һичшиксез булышу зарур. Ә инде хәйлә белән очрашсагыз, бу проблеманы чишәргә тырышырга, бөтен нәрсәне уртага салып сөйләшергә кирәк. Кайнаналар әле диктаторлар дигән бик авыр төргә дә бүленәләр. Алар ничек яшәргә икәнен дә белә, нәрсә эшләргә кирәк икәнен дә өйрәтеп тора. Әле алай гына да түгел, мондый кайнаналар сорап кына калмыйлар, ә бу эшне эшләүне таләп итәләр, кеше фикеренә колак та салмыйлар. Мондый очракта йомшак, ләкин бик җитди итеп әлеге дә баягы ситуациягә карата үз фикереңне әйтергә, проблеманы чишүдә киленнең дә, кайнананың да чикләрен билгеләп куярга кирәк дип, киңәш итәр идем.

Психолог белән әңгәмәдән соң, шуны әйтәсе килә: белгеч биргән киңәшләр башкарып чыга алмаслык катлаулы түгел. Аларны үтәгән очракта гаиләдә хәл итә алмаслык аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмас дип өметләнәсе килә. Моннан да олы бәхетне күз алдына да китереп булмыйдыр.

Гөлия Ибатуллина

фото: homad.ru сайтыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев