Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Каз канаты ак була

Без, авылда туып, калага "шуган" татар балалары, барыбыз да гомер буе туган җиребезне, үскән туган йортыбызны сагынып яшибез. Язын йөгерә-йөгерә бәрәңге утыртып йөрүләрне, карга боткасын, аннан җәй башында Сабан туйларны, җиләк пешкәч, болыннарга йөрүләрне искә алып көрсенәбез. Инде көз көне каз өмәләре, мал суйган вакытлар юксындыра. Шуңа да, сагышларны басар...

Без, авылда туып, калага "шуган" татар балалары, барыбыз да гомер буе туган җиребезне, үскән туган йортыбызны сагынып яшибез. Язын йөгерә-йөгерә бәрәңге утыртып йөрүләрне, карга боткасын, аннан җәй башында Сабан туйларны, җиләк пешкәч, болыннарга йөрүләрне искә алып көрсенәбез. Инде көз көне каз өмәләре, мал суйган вакытлар юксындыра. Шуңа да, сагышларны басар өчен, шәһәр сәхнәләрендә символик булса да, авыл белән бәйле бәйрәм-йолаларыбызны оештырып, күңелләрне тынычландырабыз.

Әле күптән түгел генә "Энергетик" мәдәният сараенда "Каз өмәсе" дигән кичә булып узды. Без, татарлар, борын-борыннан ат һәм каз асраган халык, шуңа да без аларга битараф түгел. Каз өмәләре авылларда чиратка салып үткән, атналар буе уңган хатын-кызларыбыз бер өйдән икенчесенә өмәгә йөргәннәр. Өмәләрдә яшь кызларның, киленнәрнең эшкә осталыгы күренгән. Аннан инде каз мае белән майланган коймак һәм каз итеннән пешерелгән бәлеш белән сыйланганнар.

Чаллыда "Каз өмәсе" элек-электән үткәрелеп килде, аны Концертлар залында да оештырдылар, тере казлар саттылар. "Чишмә" халыклар йортында башкорт җәмгыяте дә берничә мәртәбә үткәрде. Кыскасы, бу матур йоланы онытмаска тырышабыз. "Энергетик" мәдәният сараенда булган бәйрәмгә халык бик теләп килде, "Каз өмәсе" рухы күтәренке дәрәҗәдә иде. Тамашаны "Балачак планетасы" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр театральләштерелгән тамаша белән ачып җибәрделәр. Аннан танылган артистларыбыз сәхнә тотты. "Болгар" бию ансамбленең дәртле биюләре йөрәкләрне җилкетте. Татарстан Республикасының атказанган артистлары Гөлдания Хәйруллина, Равил Галиев, Ринат Хәмәдиев, шәһәребезнең танылган җырчылары Ринас Әхмәтов, Наил Әнәсов, Инзилә Сәлимова чыгышларын халык яратып кабул итте.

"Каз өмәсе"ндә тере казларны күреп булмаса да, колакта каз тавышы яңгырап торды. Шунысы мөһим: чын татар милли йоласын үткәреп үзебезне хөрмәтләдек. Әле урамда кар да күпләп явып китмәде, авылларда казлар да суелмады. Тиздән, бик тиздән күңелле, тәмле вакыт килеп җитәр, барыбыз да туган якларыбыздан әйләнеп килербез. Чаллыда да "Каз ярминкәләре" гөрләр. Бусы инде туган авылында туганнары, дуслары булмаганнар өчен бик яхшы чара.

Мин халкыма шуны әйтер идем, милли асылыбызны, бәйрәм-йолаларыбызны саклап, татар булуыбызга горурланып яшик. Каз канаты ак булса да, туган-үскән җирләребез ят булмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X