Казан бистәләрен дә кызыктыра торган үзара салым: күп җыйсаң – күп аласың
Авылларда ай дәвамында үзара салым программасы буенча җыеннар уза. Элек ул һәр авыл җирлеге өчен бер көндә – ноябрьнең өченче якшәмбесендә үтә иде. Быел исә аны өлешләп үткәрергә булганнар.
Бюджеттан – 4 миллиард
Үзара салым программасы республикада 2013 елдан бирле эшли һәм, әйтергә кирәк, авылларда шактый еллардан бирле чишелми килгән проблемаларны хәл итәргә булыша. Халыктан җыелган бер сумга дәүләт дүрт сум өстәп бирә. Шул рәвешле 2013-2019 елларда, Татарстанда үзара салым программасын финанслау өчен, республика бюджетыннан 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Үзара салым җыю мәсьәләсе халыкның тавыш бирүе аша хәл ителә: 50 проценты яклап тавыш бирсә, җыен үткән булып санала. Әмма ул гына җитми, җыенга килүчеләрнең 50 проценты «әйе» дип ризалыгын бирергә тиеш. Ничә сум җыюны да үзләре хәл итә. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, быел 150 сумнан 1000 сумга кадәр җыю ниятләнелә. Җыелган акчаны ничек тотасын да халык үзе билгели.
Татарстан Дәүләт Советында үзара салым темасына узган түгәрәк өстәл утырышында Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов үзара салым программасының халыкны кузгатуын, авылларның йөзе күзгә күренеп үзгәрүен, анда яшәүчеләрнең авыл язмышына битараф калмауларын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, акчаның 47 проценты – юллар төзүгә һәм күперләрне карап торуга, 19 процентка якыны – авыл җирләрен төзекләндерүгә, 10 проценты – зиратларны карап тотуга, 10,5 проценты су белән тәэмин итүгә тотыла. Кайбер авылларда хәтта балалар мәйданчыклары, сквер-парклар да булдырганнар.
Үзара салым җыю буенча иң актив район – Кукмара. Биредә узган елны 16 миллион сум акча җыйганнар. Алты елга исә 357 млн сум акча җыя алганнар. Бу акчага 150 чакрым юл салынган, барлык зиратларны тәртипкә китергәннәр, 4 мең светодиод лампа, 170 янгын гидранты алынган.
Район башлыгы Сергей Димитриев сүзләренчә, быел халык уртача 600 сум акча җыярга ниятли. Шулай ук 1әр мең, хәтта 5000 сум акча җыючылар да бар икән. Эшнең нәтиҗәсен ул халык белән тыгыз эшләүдә, һәр тиен өчен хисап бирүдә күрә.
– Авыл клубларында башкарыласы эшкә тендерны нинди оешма отуын, аларның ничә сумга эшләячәкләрен, акча калса, күпме калганын язып, стендлар эләбез. Халык үз акчасының кая китүен белеп тора. Үзенең акчасы да кергәч, кешедә сакчыллык та барлыкка килә. Район үзәгендә кичен ишегалдындагы эскәмияне кичкә өйләренә алып кереп куйганнарын күрдем. Нишләп алай эшлисез дигәч, моңа безнең акча да кергән бит, саклап тотарга кирәк, диделәр. Бу да үзенә күрә бер стимул булып тора, – дип сөйләде ул.
Кемгә – юл, кемгә – мәктәп
Бездә үзара салым акчасына юл, күперләр эшләтсәләр, илнең кайбер төбәкләрендә мәктәп төзергә дә ниятлиләр икән. Арча районы җитәкчесе Илшат Нуриев үзара салым акчасы программасы белән Якутиядән килгән делегациянең дә кызыксынуын сөйләде.
– 1600 кеше яшәгән, мәктәпкә йөри торган 300 бала булган авылларында беренче тапкыр мәктәп ачарга ниятлиләр. Әлегә кадәр кайда укыдылар дип сорагач, кайда җылы – шунда: кочегаркада, өйләрдә, диләр. Үзара салым акчасына дәүләттән бирелгән акчаны кушып, мәктәп эшләтәчәкләр. Бөтен нәрсә чагыштыруда күренә, – ди ул.
Сүз уңаеннан: Татарстандагы үзара салым программасы илнең 34 төбәгенә кертелгән.
Акча эшли!
Алексеевск районының Лебедино авыл җирлеге – үзара салым җыюда район буенча лидерлар рәтендә. Авыл башлыгы Юрий Тюкарев быел 500әр сум акча җыячакларын хәбәр итте.
– 250шәр сум җыйдык, аңа әллә ни эшләп булмый. 1000 сумны бөтен гаилә дә бирә алмый, шуңа 500 сум күләмендә билгеләдек. Һәр авылның җыйган акчасын үзенә тотабыз. Беркем дә үпкәләп калмый. Аларның акчасы файдалы эшкә тотыла, моны үзләре дә күреп тора, – ди ул.
2015 елда үзара салым акчасына трактор алганнар. Авыл башлыгы ике ел үзе шул тракторга утырып, юлларны чистарткан, хәзер аерым хезмәт хакы билгеләп, кеше яллыйлар.
Җыелган акчага хоккей мәйданчыгы да төзеп куйганнар.
– Авыл халкы үзе дә килеп булышты. Балалар, моны минем әти эшләгән, дип, үзләренчә горурланып та сөйли. Патриотик тәрбия дә булып тора ул, – ди авыл җитәкчесе.
Халык белән эшләү тәҗрибәсе хакында да сөйләде. Җыен вакытында узган елны нәрсәләр эшләнүе, күпме акча тотылганлыгы турында кино күрсәтәләр икән.
– Язып элгәнгә караганда, кино күпкә тәэсирлерәк. Менә бер кеше акчасын биргән булса, балалар мәйданчыгына тегесен яки монысын куярга да булыр иде дип тә сөйләп күрсәткәч, акча бирмәүчеләр оялып, уңайсызланып куя. Бу чара да әйбәт эшли, – ди Юрий Тюкарев.
Бишәр мең сум җыешалар
Кечкенә авылларда яшәүчеләр белән сөйләшкәндә, аларның, халык саны аз булу сәбәпле, акча аз җыелуы, шуның белән эшләгән эш тә күренмәве турында әйткәннәре бар. Кукмара районының Октябрина авылында нибары сигез кеше яши. Аларны су проблемасы борчый икән. Суны коедан алалар, быел исә 5әр мең сум җыешып, скважина казытырга, колонка куярга уйлыйлар. Өркеш авылы җирлеге башлыгы Альбина Әгъләмова сүзләренчә, тумышы белән Октябрина авылыннан булган бер иганәче дә ярдәм итә икән. Ике елда ул кеше үзеннән 480 мең сум акча биреп, үзара салым акчасын да кушып, юл эшләткән.
Дәүләт Советында узган түгәрәк өстәлдә Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе итеп Лотфулла Шәфигуллин да шул хакта билгеләп узды. Ул үзенең эш тәҗрибәсен искә алып, шул юнәлештә эшләргә киңәш итте. Аның фикеренчә, үзара салым программасына хәйриячеләр дә өлеш кертә алыр иде.
Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты Александр Тыгин исә җәй көне авылларга дачаларда яшәүчеләрнең кайтып яшәвен, зиратларга да алып кайтып җирләнүләрен әйтеп, аларны да үзара салым акчасы җыюга җәлеп итәргә була дигән фикердә.
Битарафлык
Халык саны 3 меңнән арткан авыл җирлегендә җыеннар референдум форматында үтә. Аларны иң беренче булып быел Чирмешән белән Югары Ослан районы оештырды. Әмма Югары Осланда бөтен халык та үзара салым җыю ягында түгел икән: референдумга халык аз килү сәбәпле, ул узган саналмый. Район башлыгы урынбасары Сергей Осянин «ШК»га сөйләгәнчә, референдумга килүчеләр нибары 45,45 процентны гына тәшкил иткән. 4255 кешенең 1934е генә үз тавышын биргән булып чыга. Аларның да 64,53 проценты гына үзара салым җыюны хуплаган. Халыктан җыелган акчаны, 400әр сумнан җыйган очракта, 1,7 млн сум булыр дип өметләнгән булганнар, дәүләттән өстәмә 7 млн сумга якын акча да килә калса, җәяүлеләр зонасын, күперләрне төзекләндерүгә һәм Киров исемендәге бистәнең зиратына бара торган юлга ком-таш җәюгә тотасы булганнар.
Халыкның бистә язмышына битараф булу сәбәпләрен дә сораштык без Сергей Осяниннан. Аның сөйләүләренә караганда, халык белән шактый эш башкарылган.
– Район башлыгы да, урынбасарлар, депутатлар да халык белән очрашулар үткәрде. Һәр депутат үзенең урамында да халыкны җыеп сөйләште. Алдагы елларда күпме акча җыелган, дәүләттән күпме бирелгән, ул акча нәрсәгә тотылган – барысын да аңлаттык. Оешма җитәкчеләре белән очрашуларда да шул хакта сөйләштек. Иҗтимагый, ветераннар оешмаларына да хәбәр иттек. Үзәк урамнарга, кибетләргә референдумга чакырган язулар элдек. Район газетасында да язмалар һәрдаим чыгып торды. Социаль челтәрләрдә дә актив пропаганда алып барылды. Видеомөрәҗәгатьләр дә төшереп элдек. Ярминкәләрдә дә шул хакта искәртеп тордылар. Барысын да эшләдек кебек, әмма нәтиҗәләр ясап, алга таба ничек эшләргә кирәклеге турында тагын уйлыйсы була. Сәбәпләрне аерып әйтеп тә булмый, аңа комплекслы карарга кирәк, – диде ул.
Шул ук вакытта район халкының үз позициясе барлыгын да билгеләп үтте. Югары Ослан Казанга якын булгач, халык шунда йөреп эшли. Иртән китәләр, кич кайталар. Районның мәдәни-социаль чараларында катнашмыйлар. Шуңа да халык белән эшләргә авыррак, ди. Аннары нишләп Казан халкының проблемаларын бюджет хисабына хәл итәләр, ә безгә үзара салым түләтәләр, без болай да салым түлибез бит, ди икән алар.
Узган елда халыктан 300әр сум акча җыелган. Алдагы елның акчасы белән кушып, 4 млн сумга район үзәгендәге ике зиратны төзекләндергәннәр. Иске зиратны чистартканнар, корыган һәм карт агачларын кисеп алганнар, койма куйганнар. Бер-бер агачны кисү генә дә, зират та булгач, 5-8 мең сумга төшкән. Яңа зиратка кирпечтән баганалар утыртылган, чүп контейнерлары урнаштырылган. Халык боларның бөтенесен дә күреп торды югыйсә, быел битарафлык күрсәтте, ди җитәкче урынбасары.
Ә менә Чирмешән халкы быел 1әр мең сум җыярга ризалык белдергән. Анда референдумга халыкның 54,89 проценты килгән. Шуларның 53,57 проценты үзара салым җыюга каршы булмавын әйткән.
Биектау районы да Казанга терәлеп тора. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин шуның белән үз авырлыклары булуын яшерми.
– Халык Казанга китеп эшли, аларга барып җитә алмыйбыз. Әмма район үзәгендә яшәүчеләр елдан-ел активлаша бара. Җирлек башлыклары халык арасында абруе булган кешеләр белән бергә эшли. Башка район-авылларга барып, аларның эш тәҗрибәләрен дә өйрәнә. Арчада булып, зиратны төзекләндерүләрен күреп кайттылар. Волонтерлар да кушылды. Һәр урамга бер волонтер куеп, алар халыкка җыенга чакыру билетын гына таратып калмый, үзара салым акчасына нәрсә эшләнәчәге, күпме акча җыярга уйлаулары турында сөйләп тә бирә. Халык җыенга алдан ишетеп-белеп килә, – ди ул.
Авылда – бар, Казанда – юк
Казан бистәләрендәге проблемаларны да үзара салым ярдәмендә хәл итәргә булыр иде дигән сүз бер калкып чыккан иде инде. Әмма Казанда Победилово, Дәрвишләр бистәсе, Юдино кебек бистәләрдә үзара салым турында референдум уздыру өчен, аларны Казанның Генераль планына торак пунктлар кебек кертергә, чикләрен билгеләргә кирәк икән. Шул вакытта алар территориясендә дә җыеннар, референдумнар үткәрергә мөмкин булыр иде.
Матбугат очрашуында журналистларның, күпкатлы йортларга үзара салым программасын кертү никадәр чынбарлыкка туры килә, дигән соравына Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин: «Бу тема бик кызык, әмма катлаулы, халык тели икән, без хуплыйбыз гына», – дигән. Аның фикеренчә, Дәүләт Советында бу мәсьәлә әлегә җентекләп каралмаган.
http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/kazan-bistlren-d-kyzyktyra-torgan-zara-salym-kp-yysa-kp-alasy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев