Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казан – Чаллы трассасында ике урында яңа юл ачтылар

27 октябрьдә М7 трассасының яңартылган ике өлеше сафка басты. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин да катнашты.

Яңа юлның берсе Балык Битәсе районының Яңа Арыш авылы янында урнашкан һәм федераль трассаның 888-901нче чакрымнары арасында урнашкан. Хәзер биредә ике якка да икешәп полоса сузылган. Киңәйтелгән юл 941-957нче чакрымнар арасында да пәйда булды. "Элек бу трассаны "тормыш юлы" дип атыйлар иде. Киләсе елда калган өч участокны да тапшыргач, ул йөртүчеләр өчен "бәхет юлы"на әвереләчәк", - дип сөйләде Игорь Левитин.
Рөстәм Миңнеханов исә бу вакыйганың Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына туры килүен әйтеп, юлның калган өлеше киләсе елда төзекләндерелеп бетәсен җиткерде. "Бу юллар Татарстан һәм Россия икътисадын үстерергә ярдәм итәчәк", - диде республика башлыгы.
https://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев