Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казан казые Булат Мөбәрәков Төркия сериалында мөфти ролен башкарган

Булат Мөбарәков «Тәхеткә хокук. Абдул-Хәмид» популяр сериалында Оренбург Диния нәзарәтен җитәкләгән мөфти Мөхәммәдьяр Солтанов ролендә уйный.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы, Казан казые (шәригать хөкемдары) Булат Мөбарәков Төркиянең Payitaht Abdülhamid («Тәхеткә хокук. Абдул-Хәмид») популяр сериалында төшкән. Ул 1886 елдан 1915 елга кадәр Оренбург мөфтие Мөхәммәдьяр Солтановны уйный.

Абдуррәүф Зәбиров социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, Булат Мөбарәков Мөхәммәдьяр Солтанов ролен хәлиф Абдул-Хәмид II белән сөйләшкән эпизодта башкара. Госманлы Хөкүмәте Россия империясендә диндәшләрнең хәле белән кызыксына. Солтанов патша хакимияте мөселманнарга намаз укырга һәм ислам диненең башка мөһим күрсәтмәләрен үтәргә комачауламый, дип җавап бирә.

Шуннан соң солтан Уфадан килгән кунакка кыйммәтле реликвия — Мөхәммәд пәйгамбәр сакалыннан берничә чәч бөртеге бирә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Булат хәзрәтне бу рольгә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин тәкъдим иткән. Казан казые сериалда бушлай катнашкан. 

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев