Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казан һәм Чаллы икенчел торакка иң югары бәяле шәһәрләр рейтингына кергән

Казан һәм Чаллы икенчел торакка квадрат метр өчен иң югары бәяле Россия шәһәрләре рейтингына кергән. Мондый мәгълүматларны Domofond.ru порталы май ае өчен китерә. Шул рәвешле, Казан 9нчы урында (кв.м. өчен 67026 мең сум), ә Чаллы 26 урында (кв.м.өчен 47211 мең сум) урнашкан.

Тулаем алганда, рейтингта Мәскәү беренчелекне тота (кв.м. өчен 199,5 мең сум, бер ел элек - 208,5 мең сум булган) һәм Санкт-Петербург (110,3 мең сум - 106,3 меңгә каршы) Өченче урында Сочи урнашкан. Ул торакка бәяләр буенча аз гына Владивостокны узган. Хәзер Сочида бәяләр кв.м. өчен 96,8 мең, ә Владивостокта 95,6 мең сум тәшкил итә. Бишенче урында узган елдагы кебек үк Балашиха.Хәзер кв.м өчен биредә уртача 87,2 мең сум сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев