Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казан Олимпиада үткәрергә әзер

Шушы көннәрдә генә Русиянең Олимпия комитеты президенты Александр Жуков Казан 2028 елгы җәйге Олимпия уеннарын үзендә кабул итә ала, дип белдерде. Аның сүзләрен ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов та хуплады.

"Казан бүгенге көнгә җәйге Олимпиаданы үткәрер өчен илдәге иң әзерлекле шәһәрләрнең берсе, - дип белдерде ул. - Әгәр Русия хөкүмәте 2028 елгы Җәйге Олимпиаданы бездә үткәрү өчен Халыкара Олимпия комитетына гариза җибәрсә, без бу көрәшкә кушылачакбыз. Чөнки безнең байтак кына спорт корылмаларыбыз да моңа әзер, Универсиада һәм дөнья чемпионатлары үткәрү тәҗрибәбез дә бар. Әлбәттә, берничә корылма, әйтик, велоспорт ярышларын үткәрү өчен ябык трек төзергә туры киләчәк, әмма без андый гына төзелешләргә әзер".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев