Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда Чаллының иң яхшы ТОС җитәкчеләрен бүләкләделәр

1нче урынга Үзәк районыннан – 13нче, 14нче, 39нчы комплексларының территориаль-иҗтимагый үзидарәләре, Автозавод районының – «Солнечный», Комсомол районының – «Прибрежный», «Бумажник» территориаль-иҗтимагый үзидарәләре лаек булды.

Аларга 665 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.  

2нче урында – Автозавод районыннан – «Цветочный», «Московский», «Сосновый Бор», Комсомол районыннан – «32нче комплекс» территориаль-иҗтимагый үзидарәләре. Алар 500 мең сумлык сертификатка ия булды.

3нче урында – Автозавод районының «Импульс», Комсомол районының «Мирный», «Счастливый», «Суар» территориаль-иҗтимагый үзидарәләре.

Алар 430 мең сумлык грант алды.

4нче баскычта – Автозавод районының 48нче комплекс, «Вахитовский», Үзәк районының «Береговая 35» территориаль-иҗтимагый үзидарәләре. Аларга үз территорияләрен төзекләндерү өчен 298 мең сумлык сертификат тапшырылды.

160 мең сумлык сертификатларны, 5 нче урынга лаек дип табылган, Автозавод районының «Энергия», «Яшьлек», Комсомол районының «Кызыл тау», «Сидоровка» территориаль-иҗтимагый үзидарәләре алды.  

Барлыгы бәйгедә Чаллының 22 ТОСы бүләкләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев