Шəhри Чаллы

Казанда һәм Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза

Ярминкәләрдә азык-төлек бәясе сәүдә челтәрләрендәгегә караганда арзанрак, диделәр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Иртәгә, 15 декабрьдә Казанда һәм Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Татарстан башкаласының барлык районнарында авыл хуҗалыгы азык-төлеген сату өчен ярминкә һәм шатр мәйданчыклары оештырылачак. Авыл хезмәтчәннәре сатып алучыларга азык-төлекнең киң ассортиментын тәкъдим итәчәк. Алар арасында сыер, тавык, дуңгыз итләре, колбаса эшләнмәләре, бәрәңге һәм яшелчәләр, ярма, он, шикәр комы, бал һәм тавык йомыркасы булачак. Шулай ук сөт продукциясе, икмәк һәм кондитер эшләнмәләре дә тәкъдим ителәчәк. Ярминкәләрдә азык-төлек бәясе сәүдә челтәрләрендәгегә караганда арзанрак, диделәр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Казанга ярминкәгә 12 муниципалитет авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре - Алексеевск, Апас, Арча, Балтач, Чүпрәле, Мамадыш, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш һәм Теләче раойннары үз продукциясен алып киләчәкләр.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шимбә автошәһәрдә дә узачак. Чаллыда яшәүчеләргә өч сәүдә мәйданында Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә һәм Сарман районнары продукциясен тәкъдим ителәчәк.
Авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә Яшел Үзән районы Октябрь бистәсе «Новая Тура» технополисы территориясендә оештырылачак.

 


 https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/14/177089/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: