Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда метроның икенче тармагын 2020 ел ахырында төзи башларга җыеналар

Хәзерге вакытта метро төзелеше буенча проект документлары Мәскәүдә дәүләт экспертизасы уза .

Казан метросының икенче тармагы төзелешен 2020 ел азагында башларга планлаштыралар. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татарстан Республикасының Инвестиция-төзелеш баш идарәсе җитәкчесе Марат Айзатуллин сөйләде.

«Ел ахырында без тендерлар узабыз, контракт алабыз һәм башлыйбыз. Аңлыйсыздыр, метро төзү — балалар клубын төзү белән бер түгел. Һәр станция зур сумма таләп итә», — диде Айзатуллин.

Идарә башлыгы фикеренчә, Мәскәүдә дәүләт экспертизасы якынча өч айдан соң тәмамланачак. Аннан соң ведомство эшне тулы күләмдә башлый ала.

ИКЕА гипермаркеты белән килешү нигезендә яңа тармак станцияләренең берсендә кибеткә керү юлы булачак. «Әйе, ИКЕА белән республика арасында имзаланган килешү бар, алар станция төзелешенә инвестицияләр кертергә тиеш булачак. Экспертизадан соң без бу мәсьәләгә әйләнеп кайтачакбыз», — дип билгеләп үтте спикер.

Әлегә метроның икенче тармагы төзелеш мәйданында әзерлек эшләре бара.

 


Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында урнаштырылачак. Видеоны «Татар-информ» YouTube каналында күрергә мөмкин. «Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә» программасының телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 да һәм якшәмбе көнне 13.30 да «Татарстан 24» телеканалында карый алачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X