Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда Россиянең Раида Ермохина белән очрашу узачак

Иҗат кичәсенә килүчеләр Россия һәм чит ил композиторларының классик вокал музыкасын ишетә алачак.

.Иртәгә, 18 февраль көнне, Татарстан Милли музеенда Россиянең атказанган артисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы доценты Раида Ерохинаның сәнгать кичәсе узачак.

«Тамашачылар илебез һәм чит ил композиторларының классик вокал музыкасын ишетә, һәм, әлбәттә, Раида Ермохина белән шәхсән аралаша алачак», — дип сөйләде Татарстан Милли музее матбугат үзәге хезмәткәре Ленар Нәгыймов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Россиянең атказанган артисты белән очрашу «Музыкаль пәнҗешәмбе» циклы кысаларында 16:00 сәгатьтә булачак.

«Музыкаль пәнҗешәмбе» очрашулар циклы республика халкын һәм башкалабыз кунакларын Татарстанның бай классик һәм халык музыка мәдәнияте белән таныштыру максатыннан оештырылган. Кунаклар заманча композиторлар, музыкант, башкаручылар һәм иҗат коллективлары белән очраша һәм аралаша ала. 

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев