Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда - Сабан туе

Бүген Казанның Мирный бистәсендәге Каенлыкта республика Сабан туе уза. Бәйрәмне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, РФ элемтә һәм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР...

Бүген Казанның Мирный бистәсендәге Каенлыкта республика Сабан туе уза. Бәйрәмне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, РФ элемтә һәм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" Бөтендөнья оешмасы президенты һәм Истанбул (Төркия) мэры Кадир Топбаш һәм әлеге оешма, "Россия-ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме вәкилләре һәм башка мәртәбәле кунаклар, татарстанлылар тамаша кыла.

Капка төбендә милли киемле гүзәл затлар шәрәфле кунакларны икмәк һәм татар халкының милли сые чәкчәк белән каршы алды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәсми затлар озатуында Арча, Балык Бистәсе, Лаеш, Теләче, Нурлат, Мамадыш, Биектау районнары татар утарларына, "рус авылына" да кереп чыкты. Арча ишегалдына керер алдыннан, республика башлыгы Сабан туена бүләк итеп, колгага сөлге бәйләде. Аннан кул тегермәнен гамәлдә сынап карады, остаханәләрдә Тукай әкиятләренә нигезләнеп ясалган кул эшләнмәләрен күздән кичерде.

Николай Никифоров чүлмәк вату уенында катнашты. Татар утарлары һәркайсы бик матур бизәлгән, районнарның үзләренә хас кәсепчелек эшләнмәләренә һәм күренешләргә бай. Аннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм кунаклар ГТО комплексы мәйданчыгына керде. Сабан туе мәйданда милли бәйрәм тарихи-театральләштерелгән пролог белән башланды. Мәмәт хан турында риваять, Габдулла Тукайның "Шүрәле", "Су анасы" әкиятләре сәхнәләштерелгән күренешләр белән озатылды. Хәзер Каенлыкта Сабан туе тамашалары кызганнан-кыза бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев