Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанның Кремль яр буендагы шугалак 1 декабрьдә ачыла

Быелгы кышта Татарстан башкаласында тугыз – өсте ябулы һәм тугыз ачык шугалак эшләячәк

Быелгы кышта Казанда тугыз – өсте ябулы һәм тугыз ачык шугалак эшләячәк, аларда 3 меңнән артык тимераякны прокатка бирү пунктлары оештырылачак. Аерым алганда, Кремль яр буендагы шугалак инде иртәгә, 1 декабрьдә үк эшли башлый. Татарстан башкаласының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Шугалак 1 декабрьдә ачылыр дип көтелә. Шулай да биредә һава торышы төп фактор булып тора. Кремль яр буенда балалар шәһәрчеге, кафе һәм тимераякларны прокатка бирү пункты эшләячәк», - дип искәртте Салихов.

Ул тиздән Чирәмдәге хоккей үзәгендә, «Тасма» стадионында, «Черек күл» паркында, Имәнлек урамында һәм Урман аръягы торак массивындагы «Солнечный» ял базасында да шугалаклар ачылачагын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X