Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КБКга ике кандидат

3 сентябрьдә "Чаллының С.П.Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе" ЯАҖ акционерларының чираттан тыш гомуми җыены уза. Җәмгыятьнең күзәтчелек советы әгъзалары бертавыштан шундый карар кабул иткән, дип хәбәр итә Катыргы-кәгазь комбинаты матбугат хезмәте. Җыелышта комбинатка яңа генераль директор сайлау турында сүз барачак. Искәртеп үтик: 10 июльдә халык предприятиесе җитәкчесе, ТР Дәүләт...

3 сентябрьдә "Чаллының С.П.Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе" ЯАҖ акционерларының чираттан тыш гомуми җыены уза.

Җәмгыятьнең күзәтчелек советы әгъзалары бертавыштан шундый карар кабул иткән, дип хәбәр итә Катыргы-кәгазь комбинаты матбугат хезмәте.

Җыелышта комбинатка яңа генераль директор сайлау турында сүз барачак. Искәртеп үтик: 10 июльдә халык предприятиесе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Бестолков кинәт кенә вафат булган иде.

Күзәтчелек советы утырышында комбинатның генераль директоры вазифасына ике кандидат - генераль директорның вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Зубков һәм генераль директорның үсеш һәм тышкы икътисади элемтәләр буенча урынбасары Андрей Фомичев расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X