Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көчекне суеп ашаганнар, диләр

Чаллыда өлкән яшьтәге хатын волонтерлар биргән көчекне пешереп ашаган. Бу хакта йортсыз хайваннарга ярдәм күрсәтүче төркем әгъзалары белдергән. Алар бу хатынга көчекләрнең берсен биргән булганнар. Ул аны кызыма коттеджга кирәк, дип асрамага алган. Үзе исә шәһәр фатирында яши икән. Волонтерлар эт баласын бу хатында калдырып киткәннән соң икенче көн шалтыратып...

Чаллыда өлкән яшьтәге хатын волонтерлар биргән көчекне пешереп ашаган. Бу хакта йортсыз хайваннарга ярдәм күрсәтүче төркем әгъзалары белдергән. Алар бу хатынга көчекләрнең берсен биргән булганнар. Ул аны кызыма коттеджга кирәк, дип асрамага алган. Үзе исә шәһәр фатирында яши икән.

Волонтерлар эт баласын бу хатында калдырып киткәннән соң икенче көн шалтыратып этнең хәлен белешкәннәр. Көчекнең юкка чыгуын аңлап алганнан соң, кире кайтаруын сораганнар. Хатын аның урынына Минзәләдән өч лайка токымлы эт бирикме, дип әйткән.

Бу хатын олы улы белән яши икән, ул хайваннарны тереләй тунаучы буларак шикләнелә.

Волонтерлар тиздән "эт ашаучыларга" полиция хезмәткәрләре белән килергә җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X