Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күчерергә онытмагыз!

26 октябрь көнне төнге 2дә сәгать телен бер сәгатькә кирегә күчерергә кирәк. Бу кышкы вакытка күчеш Россия Федерация Советы раслаган закон нигезендә башкарыла. Шуннан соң илебездә сәгать телләрен башка күчермәячәкләр. Без, татарстанлылар, Мәскәү вакыты белән яшәячәкбез. Күрше Удмуртия Республикасы һәм Самара өлкәсендә бездән бер сәгать алда торачаклар. Шунысы үзенчәлекле: 9...

26 октябрь көнне төнге 2дә сәгать телен бер сәгатькә кирегә күчерергә кирәк. Бу кышкы вакытка күчеш Россия Федерация Советы раслаган закон нигезендә башкарыла.

Шуннан соң илебездә сәгать телләрен башка күчермәячәкләр. Без, татарстанлылар, Мәскәү вакыты белән яшәячәкбез. Күрше Удмуртия Республикасы һәм Самара өлкәсендә бездән бер сәгать алда торачаклар. Шунысы үзенчәлекле: 9 вакыт зонасы хәзер Россиядә 11гә артачак. Безгә якын Башкортстан Пермь вакытына күчә. Ул Мәскәүгә +1 сәгать була. Шулай да белгечләр сәгать телләре алышынганда буталчыклар килеп чыгачак, дип әйтәләр.

Яшәрбез, күрербез, иң мөһиме, сәгать телләрен артка борырга онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев