Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Күңел” бәйрәме

Шушы көннәрдә «Күңел» радиосы эфирга чыга башлавына 17 ел тулуны билгеләп үтте. Җиңү паркында чын мәгънәсендә күңелле тамаша оештырылды. Анда популяр артистлар Гөлдания Хәйруллина, Ринас Әхмәтов, Әлфинә Әзһәмова һәм башкалар катнашты. Концертның махсус кунаклары Фердинанд Сәлахов һәм Ярамир бар халыкны биетте. Бәйрәм уңаеннан килгән кунакларга бүләкләр дә эләкте. Иң кыю...

Шушы көннәрдә «Күңел» радиосы эфирга чыга башлавына 17 ел тулуны билгеләп үтте.

Җиңү паркында чын мәгънәсендә күңелле тамаша оештырылды. Анда популяр артистлар Гөлдания Хәйруллина, Ринас Әхмәтов, Әлфинә Әзһәмова һәм башкалар катнашты. Концертның махсус кунаклары Фердинанд Сәлахов һәм Ярамир бар халыкны биетте. Бәйрәм уңаеннан килгән кунакларга бүләкләр дә эләкте. Иң кыю һәм җитезләргә «Күңел»нең егет-кызлары сувенирлар тапшырды.

17 ел ул 17 яз, 17 җәй, 17 кыш кына дигән сүз түгел. Яратып тыңлый торган радиостанцияне иҗат корабында матур сәяхәт еллары көтә. Яраткан күпсанлы тыңлаучылары моның дәлиле. Аларның саны иксез-чиксез! Ә дулкыннарда тыңлаучылар белән турыдан-туры алты алып баручы аралаша. Лилия Закирова, Гөлия Хәйдәрова, Зөһрә Фатыйховалар беренче көннән эшлиләр. Лилия Мәхмүтова, Ришат Хаҗиев, Зөһрә Сибагатова - радиога яңа сулыш өрүчеләр.

Нәкъ менә эфир төрлелеге кешенең күңел кылларын тибрәтергә, шулай ук замана арбасыннан төшеп калмаска ярдәм итә. «Яңалыклар» бүлеге редакторы Резедә Шакирова шулай ук эфирга чыга башлаган еллардан бирле хезмәт куя. Шеф-редактор Альбина Исмәгыйлева эш барышын күз уңында тотучы, эфирда яңгыраган җырлар белән дә ул тәэмин итә. «Дус-тату коллектив белән горурлана алабыз!» - диләр «Күңел»ләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев